Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Чаллы су каналы" предприятиесен һәм идарә итү компанияләрен тикшерәчәкләр

Соңгы ике айда Чаллы халкы Роспотребнадзорга салкын һәм кайнар суларның болганчык булуына зарланып шикаятьләр юллаган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде.

– 30/19, 18/01 һәм 65/01 йортларында яшәүчеләрдән шактый күп мөрәҗәгатьләр килде. Безнең белгечләр тикшерүгә алган суда тимер күрсәткечләренең нормадан артык булуы расланды. Гади сүз белән әйткәндә суда тутык бар. Без вазифаи затларны чакыртып сөйләшүләр үткәрдек. Алар бу хәлне төрлечә аңлаттылар. Соңыннан прокуратурага Чаллы су каналы һәм идарә итүче компанияләренә планнан тыш тикшерүләр белән чыгуларын сорадык, – диде Илгизәр Бариев. 

– Сез күзәтчелек органы, беркемне дә әйдәкләргә тиеш түгел. Бары үз вәкаләтләрегезне куллануыгызны үтенәм. Чаллы су каналы һәм йортларны кайнар су белән тәэмин итүче оешмалар үз хезмәтләре өчен шәһәрдәшләребездән акча алалар. Административ характердагы барлык гамәлләрне кулланырга кирәк. Сыйфатсыз су өчен кире исәпләүләр үткәрергә кирәк дисәгез, ясагыз. Беркем дә каршы килми. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы, билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш, – диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация