Чаллы урамнарына "Дозор" чыкты
Кагыйдә бозучы милекчеләргә 2000-3500 сум штраф салына.
Автомобильләрне кую кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан, Чаллы урамнарында 6 “Дозор” мобиль аппараты эшли башлады. Ул машинага куела. Шәһәр хакимиятенең административ комиссиясе рәисе урынбасары Айзирә Хамзина әйтүенчә, әлеге система юлларны ике яклап күзәтә, эңгер-мең вакытта да, төнлә дә парковка кагыйдәләрен бозучларны ачыклый. Кагыйдә бозучы, милекчеләргә 2000-3500 сум штраф салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев