Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы язучылары Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булдылар

ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Чаллы язучылары – Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Әлфия Ситдыйкова да бар.

Рәшит Бәшәр «Иң яхшы балалар шигыре» номинациясендә җиңүче булды. 
Чаллының берьюлы ике язучысы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы прозаик әсәр» номинациясендә бүләкләнде: Айгөл Әхмәтгалиева – икенче, Әлфия Ситдыйкова бу номинациядә өченче булды.
Җиңүчеләргә дипломнарны мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина тапшырды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурс 2021 елның 3 ноябрендә старт алды һәм ТР Язучылар берлеге белән берлектә Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. Конкурсның гомуми приз фонды 900 мең сум тәшкил итте. 
Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теле һәм әдәбиятына кызыксынуларын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация