Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда этләр өчен башка приют булмастыр - ВИДЕО

Бу бүгенге көн вәзгыяте белән бәйле.

Шәһәрдә сукбай этләр проблемасы кискен тора. Социаль челтәрләрдә дә шәһәрдәшләребез әледән-әле бу темага бәйле хәбәрләр калдыра. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда этләр өчен приют төзергә кирәклеге турында хәбәр иткән иде инде. Ләкин бу максатка шактый гына финанс чыгымнар таләп ителә. «Икътисади тотрыксыз шартларны исәпкә алып, бу изге ният тормышка ашмый калырга мөмкин», – дип фаразлый Чаллының  «Азира» сукбай этләр приютының техник ярдәмчесе Илһам Шакиров. 
Үзе ул бу приютны булдырыр өчен дүрт ел йөргән. Аның бөтен нечкәлекләрен белә.

– Бу җиңел эш түгел, моның өчен күп көч һәм акча кирәк. Ут үткәрер өчен ике ел ярым китте. Хәзер юл мәсьәләсен хәл итү зарур, чөнки язын-көзен бирегә кереп булмый. Этне алып китәргә теләгән кешеләр дә ярты юлдан кире борылып китәләр. Газ үткәрү дә планымда бар, тик моның өчен миллион сумга якын акча кирәк. Ә миңа шәһәр берничек тә ярдәм итә алмый. Барысын да үзебез һәм волонтерлар тырышлыгы белән башкарабыз, – ди Илһам Шакиров. 

Аның белән тулы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация