Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда мошенниклар ветераннарны алдый башлаган

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр 12 мең сум акча бирелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Мошенниклар бу яңалыкны кырын гамәлләрендә кулланырга булган.

Шушы көннәрдә Чаллының «Комсомольский»  полиция бүлегенә алардан зыян күргән 89 яшьлек бер шәһәрдәшебез мөрәҗәгать иткән. Подъезд төбендә утырганда аңа билгесез хатын-кыз килеп, бәйрәм уңаеннан акча алып килүен белдерә. 
Өлкән яшьтәге шәһәрдәшебез аны фатирына чакыра. “Социаль хезмәткәр” пенсионерга 15 мең акча суза һәм сдача сорый.  Аны-моны уйламый әби хатынга калган акчасын бирә. Ул чыгып киткәч кенә алданганын аңлап ала. Акчалар уенчык, ягъни «приколлар банкыннан» булып чыга.
Боларны истә тотып, хокук сакчылары өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезгә игътибарлы булырга куша.

Исегезгә төшерәбез:

10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрельдән башлап пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә күчерелә. Аны 1941-1945 еллар вакыйгаларында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация