Чаллы гаиләләренә шәһәр яныннан 65 гектар җир бүлеп бирелде
Күп балалы гаиләләргә хөкүмәтебез һәряклап ярдәм итәргә тырыша. Аларның яшәү шартларын яхшырту белән бергә, һәртөрле социаль ташламалардан да файдалану хокуклары бар. Шәхси торак төзелеше өчен җир бүлеп бирү исә моннан ике ел элек кенә гамәлгә керде. Исегездәдер узган ел Чаллыдагы күп балалы гаиләләргә "Көнбагышкай" дип аталачак бистәдән кишәрлекләр бирелгән иде....
Күп балалы гаиләләргә хөкүмәтебез һәряклап ярдәм итәргә тырыша. Аларның яшәү шартларын яхшырту белән бергә, һәртөрле социаль ташламалардан да файдалану хокуклары бар. Шәхси торак төзелеше өчен җир бүлеп бирү исә моннан ике ел элек кенә гамәлгә керде. Исегездәдер узган ел Чаллыдагы күп балалы гаиләләргә "Көнбагышкай" дип аталачак бистәдән кишәрлекләр бирелгән иде. Бер елдан соң биредә нинди үзгәрешләр булды икән соң? Төзелеш башланганмы икән, дип кызыксынсак, буш кырда җилләр уйнаганын гына күрдек, дисәм ялгышмам, гәрчә, кайберҗирләрдә бер-ике алачык шәйләнә. Баксаң гаиләләр йортлар төзү, төзелеш башлау өчен биредә шартлар булмаудан интеккәннәр. Мин күп балалы Талиповлар белән сөйләшәм, (алар үзләренең чын исем-фамилияләрен күрсәтмәүне үтенделәр) "электр кертелмәгән, су юк, юллар салынмаган, ничек болай да балаларны тәрбияләүдән арына алмыйбыз, ничек итеп төзелеш башламак кирәк", диделәр. Әйе, йорт салу, каралты-кура тергезү өчен ут һәм су иң кирәге. Бу газаплардан үзләрен азат итеп күп генә гаиләләр җир кишәрлекләрен сатып җибәргәннәр.
Ишле гаиләләргә җир участоклары бирү бүгенге көндә дә дәвам итә. Шушы хөкүмәт программасын дәвам итеп Чаллыда яшәүче гаиләләр өчен шәһәр яныннан 65 гектар җир бүлеп бирелде.
Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Люция Кудряшова болай диде:
-Күп балалы гаиләләрдән ай саен җитмешләп җир бирүне сорап гариза керә. Бүгенге көндә 4039 шундый мөрәҗәгатне теркәдек. Шуларның 3817сен чиратка куйдык. 2325 гаилә инде җир кишәрлеге алуга иреште.
Шәһәрнең үз биләмәләрендә буш мәйданнар юк. Шуңа күрә ярдәмгә күрше Тукай районы админстрациясе ярдәмгә килә. Әле генә шәһәр муниципаль милкенә тукайлылар ике урыннан 65 гектар җир участокларына өлеш чыгарды. Аларның берсе Сәмәкәй авылы янында булып 35 гектар биләмәне тәшкил итә. Икенчесе исә 30гектар һәм ул Калмаш авылы янында. Болар икесе дә күп балалы гаиләләргә биреләчәк җирләр. Тиздән җирләр кардан әрчелгәч бирегә хуҗалар килер. Шуны алдан әйтәсе килә, "Көнбагышкай"дагы кебек шартлар булмаса төзелешләр тиз генә башланмас, югарыдагылар бу турыда да уйлансыннар иде.Тагы бер проблема һәр ике җир биләмәләре дә Чаллыдан 30-35 километр ераклыкта урнашкан, анда-бару кайту өчен транспорт булуы шарт. Әле шәхси машиналары булганнар өчен бу проблема түгел, ә күп балалы гаиләләрнең белгәнегезчә керемнәре аз, автомобиль сатып ала алмыйлар. Шуңа биләмәләр тарафларына даими рәвештә автобуслар йөрүе дә шарт булса иде.
Җир кишәрлекләре алу күп балалы гаиләләрнең кайберләренә шатлык булса, икенчеләренә кайдан төзелеш материаллары табарга?, дигән хәсрәт ул. Мәсәлән, Сабировлар төзесәк киләчәктә балаларыбызга яшәргә йорт булыр, дип хыялланалар, Әхмәтшиннар исә җирне алуын алырбыз, кайдан гына нинди акчага кирпеч, ком, цемент алырбыз да, кемнәр генә төзеп бирер, дип кайгыра. Бигрәк тә бюджет һәм КАМАЗ сестимасында эшәүче ата-аналар өчен шулай уйлый. Бары бер куаныч бар: җирне сатып бакчасы белән бергә әзер йорт алу. Бу вариант та начар түгел минемчә. Безнең халыкта "кергән белән чыккан бер түгел",диләр. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, җир биреп күп балалы гаиләләрнең хәленә керә, ярдәменнән ташламый. Җире барның өе бар.
Шәһәребез янында бервакыт яңа бистәләр үсеп чыгар, без аларга карап сокланырбыз да "безнең заманда төзелде", диярбез.
Мирһади Разов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев