Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы хакиме агач утыртты

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Мәскәү проспектында агач утыртуда катнашты. Мәгълүм булганча әлеге прсопект "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" федераль прогрммасы буенча төзекләндерелә. Ә аның янындагы мәйданнарны яшелләндерү, тәртипкә китерүне Чаллы хакимияте үз өстенә алды.

"Чаллы - яшел һәм матур шәһәр. Әмма моңа тагын күңел һәм йөрәк җылысын да өстәргә кирәк, шуңа күрә без шәһәр Советы һәм башкарма комитет белән бергә агач утыртырга чыктык. Октябрь - агачлар утырту өчен уңайлы ай. "Горзеленхоз" хезмәткәрләре, битараф булмаган шәһәрдәшләр ярдәме белән шәһәрне яшелләндерү эшләрен уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам", - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Проект буенча Мәсәкү проспектында 730 агач утыртылырга тиеш. Аның 500дән артыгы утыртылган инде. Башкарма комитет һәм шәһәр советы хезмәткәрләре 150 тупыл һәм миләш утырттылар.

Көзге санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрдә барлыгы 15,4 мең агач һәм куак утыртыларга тиеш.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев