Чаллы татар дәүләт драма театры грант отты
Чаллы татар дәүләт драма театры өчен шатлыклы вакыйга булды. 2013 ел нәтиҗәләре буенча, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов җитәчелегендәге коллектив республиканың иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды. Шәһәребез театрына оешуына 25 ел тулу хөрмәтенә Антон Чеховның "Ваня абый" әсәрен сәхнәләштерү өчен 500 мең сум грант бирелде. Бу...
Чаллы татар дәүләт драма театры өчен шатлыклы вакыйга булды. 2013 ел нәтиҗәләре буенча, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов җитәчелегендәге коллектив республиканың иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды. Шәһәребез театрына оешуына 25 ел тулу хөрмәтенә Антон Чеховның "Ваня абый" әсәрен сәхнәләштерү өчен 500 мең сум грант бирелде. Бу спектакльне сәхнәгә кую театр планына моннан өч ел элек кертелгән иде инде. "Ваня абый"ны баш режиссер Фаил Ибраһимов сәхнәлештерә. Премьера 2015 елның октябрендә булыр дип планлаштырабыз", - диде театр директоры Рашат Фәйзерахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев