Чаллы урамнарында – затлы агачлар
Кичә Чаллыда шәһәрне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү көзге айлыгы кысаларында чираттагы агач утырту көне булды. Чарада Депутатлар һәм шәһәр Советы аппараты, районнарның башкарма комитет хезмәткәрләре, идарә компанияләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә катнашты.
Алар Җиңү паркында, Чәчәкле бульварында, Техническая урамында пирамидаль тупыллар, алтынсу карлыган куаклары утырттылар. «Горзеленхоз» оешмасы директоры Сәлим Хәбибуллин әйтүенчә, быел затлы агачлар утыртуга зур игътибар бирелә. Яңа шәһәрдә иске тупылларны тулысынча алыштырганнар, Комсомольск районында эш бара. Барлык утыртылучы материал җирле, алар барысы да "Горзенлехоз" питомнигында үстерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев