Һәрбарчагызны Шәһәр бәйрәме белән котлыйм.
10 августта Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 85 ел тула. Яраткан шәһәребезнең юбилеен барыбыз да бергәләп - Чаллыны, завод корпусларын сафка бастырган легендар төзүчеләр һәм яшьлек каласының бүгенге буын вәкилләре белән бәйрәм итәрбез. Бу гади юбилей гына түгел, 80нән артык милләт вәкилләрен үзенә берләштергән зур һәм...
Һәрбарчагызны Шәһәр бәйрәме белән котлыйм.
10 августта Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 85 ел тула. Яраткан шәһәребезнең юбилеен барыбыз да бергәләп - Чаллыны, завод корпусларын сафка бастырган легендар төзүчеләр һәм яшьлек каласының бүгенге буын вәкилләре белән бәйрәм итәрбез. Бу гади юбилей гына түгел, 80нән артык милләт вәкилләрен үзенә берләштергән зур һәм тату гаиләнең көтеп алган, истәлекле бәйрәме.
Әлбәттә, 85 ел - шәһәр гомере өчен күп түгел. Ләкин һәр яшәгән көн елларга, дистә елларга җыелып, тарих елъязмасын хасил итә. Ә Чаллының тарихы, чыннан да, искиткеч матур һәм кызыклы. Чаллы Бөтенсоюз комсомол төзелешенә килгән меңләгән яшьләр өчен икенче туган йортка әйләнде. Алар бу шәһәрне бөтен йөрәкләре белән кабул иттеләр, Чулман ярында сокланып туймаслык ак кала һәм дөньяда тиңе булмаган завод төзеделәр. Шәһәребезнең иң зур байлыгы, горурлыгы да - аның кешеләре. Без аларның хезмәт батырлыгы алдында баш иябез, алар башлаган шанлы традицияләрне алга таба да дәвам итәрбез.
Чаллыбыз елдан-ел үсә, яңара. Торак комплекслар, балалар бакчалары, мәктәпләр сафка баса. Шәһәрнең архитектура бизәлешенә елдан-ел яңарак төсмерләр өстәлә. Өр-яңадан төзекләндерелгән ял парклары һәм скверлар үзенә чакырып тора. Чаллыбыз, чыннан да, матур. Һәр йорты күңелгә якын.
Кадерле чаллылылар! Барыгызга да сәламәтлек, күңел байлыгы, гаилә бәхете телим. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Яр Чаллы шәһәре башкарма
комитеты җитәкчесе
Наил Мәһдиев
Нет комментариев