Чаллыда бозлавыкта егылып 90 кеше зыян күрде
Узган тәүлектә Чаллыда бозлавыклы юлларда таеп егылып 90 кеше зыян күргән. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә, аеруча каты имгәнгән һәм кул-аякларын сындырган, 56 кеше мөрәҗәгать иткән. Җиңелчә зыян күргән 13 шәһәрдәшебезгә өй шартларында ярдәм күрсәтелгән. Кама балалар медицина үзәгенә, бозлавык корбаны булган, 7 укучыны алып килгәннәр. Әлеге күңелсез саннарны исәпкә...
Узган тәүлектә Чаллыда бозлавыклы юлларда таеп егылып 90 кеше зыян күргән. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә, аеруча каты имгәнгән һәм кул-аякларын сындырган, 56 кеше мөрәҗәгать иткән. Җиңелчә зыян күргән 13 шәһәрдәшебезгә өй шартларында ярдәм күрсәтелгән. Кама балалар медицина үзәгенә, бозлавык корбаны булган, 7 укучыны алып килгәннәр. Әлеге күңелсез саннарны исәпкә алып, белгечләр урамга чыкканда куркынычсызлык чаралары күрергә киңәш итә. "Аяк киеме табаны астына лейкопластырь ябыштырырга яки остаханәләрдә сатылучы таймый торган җайланма беркетергә була" - ди алар. Шулай ук табан астын чи бәрәңге белән ышкырга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев