Чаллыда “Буран” операциясе башланды
Бүген эшлекле дүшәмбедә киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев шәһәр урамнарын кардан арындыруга канәгатьсезлек белдерде. "Әлеге чистарту эшләре тулы куәтенә башкарылмый. Аерым игътибарны йорт тирәләрендәге юлларга юнәлтергә кирәк. Ягулык белән тәэмин иттек, техника һәм эшче көчләр җитәрлек. Хәзер төп максат - эшне дөрес итеп оештыру", - диде ул. Башкарма комитет...
Бүген эшлекле дүшәмбедә киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев шәһәр урамнарын кардан арындыруга канәгатьсезлек белдерде. "Әлеге чистарту эшләре тулы куәтенә башкарылмый. Аерым игътибарны йорт тирәләрендәге юлларга юнәлтергә кирәк. Ягулык белән тәэмин иттек, техника һәм эшче көчләр җитәрлек. Хәзер төп максат - эшне дөрес итеп оештыру", - диде ул. Башкарма комитет җитәкчесе бүген кич ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә кичке рейд үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев