Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда “Чыршы” операциясе башланды

Республикабызда, шул исәптән, шәһәребездә "Чыршы" операциясе башланды. Һәр елны полиция хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме алдыннан рөхсәтсез чыршы, нарат кебек ылыслы агачларны кисүчеләрне тоткарлыйлар. Чаллыда, бигрәк тә Боровецкий һәм Алабуга урманнарыннан җиңел генә "яшел сылукайларны" урлап кайталар. Шуңа күрә урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, браконьерларны тоту эшенә кереште. ТРның Урман...

Республикабызда, шул исәптән, шәһәребездә "Чыршы" операциясе башланды. Һәр елны полиция хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме алдыннан рөхсәтсез чыршы, нарат кебек ылыслы агачларны кисүчеләрне тоткарлыйлар.

Чаллыда, бигрәк тә Боровецкий һәм Алабуга урманнарыннан җиңел генә "яшел сылукайларны" урлап кайталар. Шуңа күрә урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, браконьерларны тоту эшенә кереште.

ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, быел бер ылыслы агачны кискән өчен 4 мең сум штраф салыначак. Моннан тыш, карак, кискән агачлар санына карап, табигатькә китерелгән зыянны капларга тиеш. Бер кечкенә чыршы өчен минималь штраф суммасы 1,5 мең сум булырга тиеш. Яңа елны бушлай килгән чыршы янында үткәрергә хыялланучылар уйлап карасыннар инде, бәйрәм күрке булган яшел чыршыны базарга чыгып, 100 яки 200 сумга алсаң, отышлы булмыймы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев