Чулман буйлары чистартылды
Чулман буйлары чистартылды 27 август көнне Фикрать Табеев исемен йөрткән Чулман буйларын чүпләрдән арындыру буенча экология акциясе үтте. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе һәм Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә "Яр Чаллыда. Чүп-чар. Бүтән. Юк" экологик хәрәкәте уздырды. Чара "Яшел Россия"...
Чулман буйлары чистартылды
27 август көнне Фикрать Табеев исемен йөрткән Чулман буйларын чүпләрдән арындыру буенча экология акциясе үтте. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе һәм Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә "Яр Чаллыда. Чүп-чар. Бүтән. Юк" экологик хәрәкәте уздырды. Чара "Яшел Россия" Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде.
Экодесант составында "Яр Чаллыда. Чүп-чар. Бүтән. Юк" экологик хәрәкәтенә йөрүчеләр, 77 гимназиянең "Экоклуб"ында шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре, ПЭК коллективы һәм акциядә катнашу теләген белдергән волонтерлар - барысы 60 кеше катнашты.
Акция чүпләрне төрләргә аеру һәм куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрү белән башланып китте. Соңыннан ике сәгать дәвамында экологик чарада катнашучылар яр буйларын чүпләрдән арындырдылар. Барысы 74 капчык чүп-чар җыелды. Аларның 26сын, икенчел чимал калдыкларын, эшкәртелүгә җибәрделәр.
Экологик чара ахырында ПЭК ҖЧҖсы балаларга викторина үткәрде, бүләкләр тапшырды. Анда актив катнашучыларга шулай ук "Татарстанда чиста булачак!" экохәрәкәтеннән беләзекләр дә бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев