Чыршы сату – мәшәкатьле эш
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Чыршысыз нинди бәйрәм инде ул? Шуңа хәзер күпләр Яңа елның төп бизәге — чыршы эзләү белән мәшгуль. Урман гүзәлләрен кайдан һәм ничә сумга алырга була? Шәһәрдәшләребез нинди чыршыларга өстенлек бирә? Без бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
«Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе». Яңа ел якынлашуга күңелдә балачактан яхшы таныш әлеге җыр юллары яңара. Дүрт яшьлек кызым да түземсезлек белән чыршы бәйрәмен көтә. Башта: «Кайчан кар явар?» – дип аптыратты. Кар яугач, тәрәзә янына барып басып: «Урра! Тиздән Яңа Ел була», – дип кул чәбәкләде. Аннан соң: «Чыршы куябыз, миңа Кыш Бабай килә, курчак алып килә», – дип әтисеннән тизрәк урман гүзәлен алып кайтуын сорады.
Чыршы дигәннән, без күп еллар инде табигый чыршыга өстенлек бирәбез. Исе дә килә, матур да бит ул – чын чыршы. Шулай итеп, киттек чыршы базарына.
Шәһәрдә чыршы сату нокталары бик күп. Сайларга агачлары да җитәрлек, утыртып куярга махсус җайланмаларына кадәр бар.
Зур гына сәүдә үзәге янына килеп туктадык. Аягына итек киеп, курткасы астыннан мамык шәле күренеп торган сатучы хатын-кыз тыз-быз наратлар тезелгән рәтләр буенча йөри. Сөйләшеп киттек. 70 яшьлек Алевтина Фомина чыршыларны инде 20 ел сата икән.
– Бу салкында ничек туңмыйсыз? – дип сорыйм.
– Туңмыйм, нишләп туңыйм? Җылы киендем бит. 31 декабрьгә кадәр берүзем уникешәр сәгать эшлим, – ди тынгысыз хатын-кыз. – Тик утырырга яратмыйм, миңа һәрвакыт нидер эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк. Җәй буе җиләк җыям, яшелчәләрдән салатлар ясап сатам. Көзен гөмбәгә йөрим. Мин һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнәм.
Мондый актив сатучы яныннан халык та өзелми. Берсе артыннан икенчесе килеп кенә тора. Әбекәйгә утырырга җай да юк. Моңа ул сөенә генә.
– Кешеләр күпчелек ял көннәрендә килә. Көненә 25әр агач сатканым бар. Эш көннәрендә гадәттә 10-15 нарат сатам. Төнлә дә кизү торалар, кирәк булса, төнлә дә сатып җибәрәлэр, – ди Алевтина Фомина.
Бәяләренә килгәндә, наратлар 300 сумнан башлап 2 мең сумга кадәр. Ак чыршы (пихта) ботаклары – 250 сум.
Шәһәрдәшебез Илгиз Воронов хатыны Раилә белән инде 20 елдан артык өйләренә чын нарат куялар.
– Мин үзем ясалма чыршы яклы, тик иремә урманда үскәне кирәк шул. Агачларны кисүгә каршы мин, табигатькә зыян килә бит. Йөрәк әрни, – ди Раилә ханым.
– Чын нарат исен бернинди ясалма чыршы да алыштыра алмый. Гомер буе шундыйны куйдык һәм алга таба да куячакбыз, – дип сүзгә кушыла Илгиз ага.
Вороновлар 700 сумлык уртача биеклектәге наратны машиналарына салып алып та киттеләр.
Лилия белән Каюм Габдрәшитовлар үз йортлары белән торалар. Аларга да чын нарат ошый икән.
– Быел бигрәк авыр ел булды: авыручылар, үлем-китемнәр күп. Көннән-көн ниндидер яңа чикләүләр кертәләр. Шуңа күрә декабрь уртасы дип тормыйча, чыршы алырга килдек әле. Кәефләр дә күтәрелер, өйгә бәйрәм рухы да керер, – ди Каюм абый. – Ләкин соңгы елларны сатыла торган чыршыларның күбесе сыйфатсыз, яшел дип алганнары да тиз арада саргая. Быел әле алай ук түгел, яшелләр. Зал бүлмәсе зур безнең, шунлыктан иң зур һәм кыйбатлы наратны алабыз. Ул бездә 8 Март бәйрәменә кадәр тора.
Алевтина ханым сата торган чыршыларны эшмәкәр Фирдәүс Җиһаншин Уралдан, Пермь якларыннан алып кайта. Әлеге наратларны анда бәйрәм өчен махсус үстерәләр. Шәһәрдәшләрне Яңа Елның символы белән сөендерү Фирдәүс абыйның хоббиенә әйләнгән. Моның белән ул егерме елдан артык шөгыльләнә икән.
– Чыршы сатам дип, әйтүе генә ансат. Дөресен генә әйткәндә, бер дә җиңел түгел, аның мәшәкатен белсәгез икән. Сатарга алып чыкканчы шактый тир түгәргә туры килә. Уралдан алып кайту өчен башта фура яллыйсың, ул арзан түгел. Аннан соң склад табып бушатасың. Складтан яңадан төяп нокталарга таратасың, – ди Фирдәүс Фәрит улы. – Сатучы көне буе салкында басып чирли башлый, алмаш тапканчы вакыт үтә.
Фирдәүс Җиһаншинның Чаллыда берничә ноктасы бар. Быел ул ике меңгә якын нарат алып кайткан.
– Соңгы елларны чыршылар алып кайтмыйбыз, чөнки нык коелалар. Кешеләр зарлана. Әле саргая дип, теңкәгә тияләр. Кире алыштырырга алып килүчеләр дә бар. Каршы килмибез инде. Елы коры килсә, саргая шул алар, бернәрсә дә эшләтеп булмый, – ди ул.
Сатылып бетмәгән наратларны Фирдәүс абый мал-туар асраучыларга бирә. Шулай ук «Тулпар» ат-спорт мәктәбенә дә илтә. «Дөяләр, атлар өчен менә дигән витамин ул», – ди ир-ат.
Фирдәүс Җиһаншинны көн саен диярлек килә торган тикшерү органнары белгечләре генә бераз борчый.
– Минем бөтен документлар да тәртиптә. Тик дөрес урында тормыйсың дип, һәр көн беркетмә төзеп китәләр. 5-6 инстанция тикшерә бит: бер көнне терәк пунктыннан киләләр, икенче көнне хакимияттән... Алар миңа: «Сез стоянкаларда сатарга тиешсез, сәүдә үзәкләре янында торырга хакыгыз юк», – диләр. Тик машиналар торган җирдә наратларны ничек итеп чыгарып куярга соң? Кем алсын чыршыларны анда? Без сәүдә үзәкләре хуҗалары белән махсус килешүләр төзибез, аренда өчен акча түлибез, – ди ул.
Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Артур Муллин 20 декабрьдә Чаллыда «Чыршы» операциясе башлануын да искәртә. Әлеге чара ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан оештырыла.
– Чыршы сатучыларда агачларны кайдан алулары хакында документ, лицензия булырга тиеш, – ди Артур Петрович. – Хокук бозучыларга карата урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелеп, штраф салыначак.
Хокук сакчыларыннан тыш, чыршы сатучыларны муниципаль хезмәткәрләр дә тикшерә.
– Быел чыршы сату өчен тендер аша егерме урыннан җидесе сайлап алынды. Менә шул мәйданчыкларда гына сәүдә рөхсәт ителә. Әгәр чыршыларны башка урыннарда саталар икән, бу очракта без беркетмәләр төзеп административ комиссиягә җибәрәбез, – ди Җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәррис Минегалиев.
Зөһрә Вәлитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев