Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Диләрә Эстрина: " Мин һәрвакыт элемтәдә"

Хезмәттәшебез, КАМА балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Эстрина, ата-аналар рөхсәте белән, сабыйларның дөньяга аваз салу фотога һәм видеога төшерә. Шулай итеп Чаллының яңа гражданнарына бәяләп бетергесез истәлекле бүләк ясый. Диләрә белән шул турыда әңгәмә кордык. Сөйләшүебез нарасыйларны фотога төшерүгә дөнья халыкларының нинди мөнәсбәте булуы турында фикер алышудан башланып китте.

- Безнең менталитет өчен сабыйның тууын фотога яисә видеога төшерү ят күренеш. Ә көнбатыш илләрендә яңа кеше дөньяга килү бар гаилә өчен зур вакыйга. Аны барлык гаилә әгъзалары көтеп ала. Шунлыктан җыелышып бала тудыру йортына килеп, сабыйның туганын көтеп торалар. Аннары нәни янына палатага керәләр. Ә көнчыгыш илләрендә бу  - шәхси, ябык тема. Фото, видеога төшерү турыңда сүз дә булырга мөмкин түгел. Баланы тугач та видеога, фотога төшерү Россиядә, Татарстанда гомумән яңалык. Мин Казанда сабыйның дөньяга килүен фотога төшергәннәрен белә идем. Хәзер инде бу эш Чаллыда да башкарыла. Татарстанның башка шәһәр-районнарда бала тудыруны төшерүләре турында ишеткәнем юк.

- Ни өчен син бу эшкә алынырга булдың?

- Ул вакытта мин перинаталь үзәктә матбугат секретаре булып эшли идем. Хәзер мин декрет ялында. Бер телевдение алып баручысының бала тудыруны төшерүен күреп, аның эшләрен күрдем. Нигә миңа да шундый хезмәт күрсәтмәскә дидем дә, бу эшкә алындым. Башта бушлай төшереп йөрдем. Беренче түләүле хезмәтне Алабуга гаиләсенә күрсәттем. Аларның сабыйлары 2018 елның 31 октябрендә дөньяга килде. Алабуга шәһәреннән килгән ханым шулай итеп минем теләгемне тормышка ашыруда беренче героем булды. Вакыт узган саен әниләр баланың тууын фото һәм видеога төшерүнең бик зур бүләк икәнлеген аңлап, миңа рәхмәт әйттеләр. Соңгы елларда бу ата-аналар арасында популярлык казанды, хәзер бу Аллаһка шөкер, модага әйләнеп бара.

- Бу хезмәтне күбрәк кемнәр сорый?

- Алдынгы карашлы ата-аналар хәзер сабыйларының беренче мизгелен үк фото һәм камерага төшерергә тырышалар. Әлбәттә, бу эшкә карата халык арасында төрле фикер очрый. Ислам дине тарафдарлары моны хупламый, икенчеләре исә киресенчә, рәхмәт әйтә.

- Әниләрнең бала тудыруын фотога төшерү авырмы?

- Әйе, аның кыенлыклары да бар. Әйтик, миңа 2 атна алдан язылалар, ә бала иртәрәк туа... Димәк мин һәрвакыт элемтәдә булырга, тиз арада бала тудыру йортына килеп җитәргә тиешмен. Шуңа күрә бер “съемка”дан кайтуга икенчесенә фотоаппартны чистартып, “зарядка”га куям. Телефоным гел янымда. Кайбер очракларда бала туу озакка сузыла. Баланы хирургия ысулы белән тудырырга туры килә. Мондый очракларда син әни кеше белән бер дулкында булып, аның кичерешләрен, авыртуларын үзең аша үткәрәсең. Кайвакытта әниләргә һәм акушерларга рухи яктан җылы сүзләрем белән булышам һәм вак-төяк эшләрдә ярдәм итәм.

- Баланы видеога төшерүгә әниләр каршы түгелме?

- Фото һәм видеога төшерү теләк буенча эшләнә. Баланың туу мизгелен камерага төшерү сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык хисләр тудыра. Әйтик, баланың беренче кычкыруын, әнинең шатлыктан күз яшьләре, сабый янында табиб-шәфкать туташларының  бөтерелүе. Камера шул хисләрне истәлеккә яздыра. Фотоның өстенлеге шунда: анда елау-кычкыру, көчәнү кебек авыр хисләрне кабат яңартып булмый. Аның каравы, сабыеңның туу мизгелләре тупланган фотокитапны кулга алуның еллар узгач нинди зур бүләк икәнлеген аңлыйсың. Фотоларны электрон вариантта саклау ышанычлы да түгел, компьютердагы файл югалырга мөмкин бит.

- Акушерлар, шәфкать туташларының мөнәсбәте нинди?

- Минем хезмәтемне коллективта уңай бәялиләр. Мин үз вазифамны гына башкарып калмыйм, вак-төяк эшләрдә аларга да булышам бит. Кирәк икән теге яки бу кешене ярдәмгә чакырам. Аллаһка шөкер, без коллектив белән аңлашып, ярдәмләшем эшлибез.

- Гаиләдә синең хезмәтне аңлыйлармы?

- Әлбәттә, чөнки минем эш нормаланмаган, гаиләдә аңлашу булмаса, монда эшләү кыен булыр иде. Теләсә кайсы вакытта өйдән чыгарга туры килүе бар. Әйтик, кичке 10да китеп иртәнге өчтә кайтырга мөмкинмен. Аллаһка шөкер, гаиләм минем терәгем. Анда мине, хезмәтемне аңлыйлар. Балаларымны тәрбияләшергә ике әбисе булыша.

- Сиңа партнерлык ысулы белән бала тудыру ошыймы?

- Миңа бала тудыруда әтиләрнең катнашуы ошый. Роддомга әти-әни сабыйларын каршы алырга бергәләп киләләр. Бу вакытта бала туу шатлыгы ике тапкыр арта бит. Әти кешенең баласын беренче тапкыр кулга алуы – бу сүзләр белән аңлатып булмый торган матур, җылы хисләр. Еллар үткәч фото китапны карау, баланың үсеп җитеп, үзенең туенда нәни чагын туганнарга күрсәтү – матур мизгелләр...

- Хезмәтең үзеңә канәгатьлек бирәме?

- Бу эш миңа бик ошый. Элек телевидениедә эшләгән идем, хәзер видео белән монтаж кушылды. Сыйфатлы итеп фотога төшерергә өйрәндем. Мин материалны тиешле дәрәҗәдә, матур итеп  ата-анага җиткерәм. Ирем һәм кайнатам акушер-гинекологлар. Безнең барыбызны да бала тудыру темасы берләштерә. Барыбыз да уртак эш башкарабыз: гаиләләргә сабый туу шатлыгы бүләк итәбез. Акушер-гиекологлар сабыйга туарга булыша, ә мин шул мизгелне тарихта калдырам.  Шунысы куанычлы: минем хезмәтем әниләргә дә ошый. Алар фото, видеога төшерү, фотокитап ясату  өчен акчаларын кызганмыйлар, чөнки әлеге хезмәтнең сабыйга һәм гаиләгә бәяләп бетергесез зур бүләк икәнлеген аңлыйлар.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Фото: Диләрә Эстрина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация