Дмитрий Медведев Чаллы архитекторларын бүләкләде
Россия хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендәге дәүләт премияләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәребезнең дизайнерлар һәм архитекторлар төркеме дә бар. Алар БСМПга интерьер проектын эшләгәннәр. Премиянең күләме бер миллион сум. Проект җитәкчесе Вадим Хайман (рәсемдә), бренд-дизайнер Эдуард Хайман, архитектор-дизайнер Ольга Никитина һәм әлеге проектның баш архитекторы Ирина Шабашвили 250әр мең сум...
Россия хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендәге дәүләт премияләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәребезнең дизайнерлар һәм архитекторлар төркеме дә бар. Алар БСМПга интерьер проектын эшләгәннәр. Премиянең күләме бер миллион сум. Проект җитәкчесе Вадим Хайман (рәсемдә), бренд-дизайнер Эдуард Хайман, архитектор-дизайнер Ольга Никитина һәм әлеге проектның баш архитекторы Ирина Шабашвили 250әр мең сум премиягә ия булдылар. Аларга дәүләт бүләген Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев