Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Форум активларны җыйды

"Энергетик" мәдәният сараенда тарихи һәм сәяси әһәмияткә ия вакыйга булды. Шәһәр язмышына битараф булмаган, аның елъязмасын фидакарь хезмәтләре белән данлаган, бүген дә актив позицияле ветераннарыбыз - КАМАЗ төзелеше ударниклары, Чаллының мактаулы гражданнары һәм бүген территория советларына җитәкчелек итүче активистлар җәмәгатьчелек форумына җыелды. Форумның мәртәбәле кунагы - ТР Премьер-министры урынбасары Юрий...

"Энергетик" мәдәният сараенда тарихи һәм сәяси әһәмияткә ия вакыйга булды. Шәһәр язмышына битараф булмаган, аның елъязмасын фидакарь хезмәтләре белән данлаган, бүген дә актив позицияле ветераннарыбыз - КАМАЗ төзелеше ударниклары, Чаллының мактаулы гражданнары һәм бүген территория советларына җитәкчелек итүче активистлар җәмәгатьчелек форумына җыелды. Форумның мәртәбәле кунагы - ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов чаллылыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Форум эшен шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев алып барды.

Васил Шәйхразиев үзенең чыгышын Чаллыда җәмәгатьчелек үзидарәсен үстерүнең әһәмиятен ассызыклаудан башлады. "Без бирегә өлкәннәрнең тәҗрибәсен һәм бүгенге активистларыбызның яңалыкка омтылышын, кыю идеяләрен уртак максатка берләштереп, шәһәребезне тагын да күркәмрәк, яшәү өчен тагын да уңайлырак итү турында фикер алышырга, барлык проблемаларны уртага салып сөйләшергә дип җыелдык", - диде.

Безнең Чаллы, чыннан да, җәмәгатьчелек активлыгын үстерү өчен иң кулай җирлек икәнен дистә еллар дәвамында раслап килә. Чөнки актив тормыш позициясе булган шәхес мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияләнә. Шәһәр советы муниципаль берәмлеге үрнәгендә төзелгән мәктәп үзидарә советларында укучылар мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә һәм аларны тиз арада тормышка ашырырга өйрәнәләр. Җәмәгатьчелек үзидарәсенең нәтиҗәлелеген торак йортлар буенча өлкәннәр институтлары да раслады.

- Территория советлары исә халык үзидарәләре эшчәнлеген алга таба үстерүгә, камилләштерүгә тагын бер мөһим этәргеч булачак. Бүгенге көндә 50 җәмәгатьчелек советы оештырылды. Аларның максаты - урыннардагы, ягъни аерым йорт, аерым подъезд, аерым фатирга кагылышлы конкрет проблемаларны хәл итүдә турыдан-туры катнашу. Территория советлары шәһәр бюджетыннан грантлы ярдәм программасы аша финансланачак. Ә һәр территория советына муниципаль берәмлек депутаты беркетелә. Муниципаль сайлаулар да территория советларының актив катнашында узарга тиеш. Без аларга бик зур өметләр баглыйбыз", - диде Васил Шәйхразиев.

Чыгышлар фикер алышулар белән үрелеп барды. Форумда катнашкан барлык ветераннарның теләген-рәхмәтен җиткергән Чаллының мактаулы әһеле Мария Майна чыгышын көчле алкышларга күмде халык. "Бу форум безне кабат яшьлегебезгә кайтарды. Без бит шушы шәһәргә үзебезнең иң матур елларыбызны, фидакарь көчебезне, талантыбызны багышладык. Бүген дә әле яраткан шәһәребезгә кирәк булуыбызны тою күңелләребезгә өмет канатлары куйды. Барысы өчен дә зур рәхмәт!" - диде ветеран.

Шулай ук җәмәгатьчелек активистлары алдында Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидларының җәмәгать оешмасы рәисе Эдуард Фоминых, КФУ студенты Рафаэль Вәлиев һәм "Вахитовский" территориясе советы рәисе Владислав Огрин чыгыш ясадылар. "Территория советларын оештыру - гражданлык җәмгыятен формалаштыруда мөһим адым, хакимият белән җәмгыять арасында тигез хокуклы хезмәттәшлек урнаштыру өчен төп алшарт булып тора", - диделәр.

Форум эше резолюция кабул итү белән тәмамланды. Мондый очрашуларны ел саен оештыруны традициягә кертергә кирәк, дигән фикер белән таралышты шәһәрдәшләр.

Р.Магъсутова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев