“Гренада”га – бассейнга
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Чаллы халкына җыелма йөзү бассейны файдалануга тапшырылачак. Наил Гамбәр улы әлеге шатлыкны Автозавод районында үткән чираттагы халык җыенында хәбәр итте. Шәһәр җитәкчеләре яңа 60/40 метрлы бассейнны "Гренада" паркына урнаштырырга җыеналар. "Бу яшьләр яратып йөри торган урын. Якында гына "КАМАЗ" футбол стадионы,...
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Чаллы халкына җыелма йөзү бассейны файдалануга тапшырылачак. Наил Гамбәр улы әлеге шатлыкны Автозавод районында үткән чираттагы халык җыенында хәбәр итте.
Шәһәр җитәкчеләре яңа 60/40 метрлы бассейнны "Гренада" паркына урнаштырырга җыеналар. "Бу яшьләр яратып йөри торган урын. Якында гына "КАМАЗ" футбол стадионы, спорт мәйданчыклары, чаңгы юллары бар. Йөзү - Чаллы халкының яраткан спорт төренең берсе. Бу вакыйга сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның санын арттырыр дип ышанам. Ел ахырына яңа бассейн куелырга тиеш", - диде Наил Мәһдиев.
Корылма Казаннан кайтарыла. Анда су полосы һәм синхрон йөзү белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Әлеге яңалыкны шәһәрдәшләр шатланып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев