Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хазер” медицина клиникасының яңа ачышы

Әлеге уникаль аппарат ярдәмендә, барлык эчке органнарның (ашказаны асты бизеннән туры эчәккә кадәр) эшчәнлеген 85-90% төгәллек белән, 2-3 минут эчендә тикшерергә мөмкин. Димәк, куркыныч йогышлы авыруларны, яман шешләрне башланган чорында ачыклап, махсус профилактика чаралары ярдәмендә тиз арада дәвалау мөмкинлеге бермә-бер арта. Гадәти смартфоннарга, планшетларга, шулай ук катлаулы технологияләргә корылган башка...

Әлеге уникаль аппарат ярдәмендә, барлык эчке органнарның (ашказаны асты бизеннән туры эчәккә кадәр) эшчәнлеген 85-90% төгәллек белән, 2-3 минут эчендә тикшерергә мөмкин. Димәк, куркыныч йогышлы авыруларны, яман шешләрне башланган чорында ачыклап, махсус профилактика чаралары ярдәмендә тиз арада дәвалау мөмкинлеге бермә-бер арта.

Гадәти смартфоннарга, планшетларга, шулай ук катлаулы технологияләргә корылган башка күпсанлы диагностика аппаратларыннан аермалы буларак, Медискринның тикшерү мөмкинлеге дә югарырак, бәясе дә күпкә түбән, куллану режимы да уңайлы.

"Хазер" клиникасы әлеге технологияне 2014 ел дәвамында сынады һәм бүген аның төгәллеге һәм функциональлеге иң югары таләпләргә җавап бирә дип ышандырып әйтә алабыз, - ди клиниканың җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәре IT-парк резиденты Артур Ленар улы Нуртдинов.

Бу - зур алгарыш, әлбәттә. Бүгеннән һәр коллективта, гаиләдә үз сәламәтлегеңне тикшерү, контрольдә тоту мөмкинлеге булдырылды, дияргә була. Әйтик, бөерләреңнең эшчәнлеге турында мәгълүмат аласың килсә, аппарат сезне кызыксындырган күрсәткечләрне санаулы минутларда экранга чыгарачак. Каядыр шифаханәгә баруның ихтыяҗы юк. Ләкин бу һич кенә дә теге яки бу белгечнең эшчәнлеген инкарь итми. Үзеңә билгеле булган мәгълүматлар белән дәвалаучы табибыңа барып күренергә, дәвалану өчен кирәкле тиешле процедураларны алырга кирәк. Профилактика чараларын комплекслы рәвештә алып барганда һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, мәктәпкәчә учреждениеләр, спорт, иминиятләү һәм социаль оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләгәндә генә халыкның сәламәтлеген саклауны өр-яңа баскычка күтәрергә була.

Яңа комплексның төгәллеген, уңайлылыгын һәм башка өстенлекләрен беренчеләрдән булып "сынаган" шәһәрдәшләрдән хатлар, фикерләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X