Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икенчел чимал пунктлары ачыла

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе халыктан икенчел чимал кабул итүче "Брэнд" компаниясе вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Оешма директоры Рафис Әхмәтшин анда шәһәрдә махсус кабул итү пунктлары урнаштыру проектын тәкъдир итте. Бүгенге көндә инде алар "Октябрьское" сәүдә үзәге һәм "Одиссей" кибете янында эшли. Якын арада Чаллыда шундый тагын 3 урын булдырылачак. Иң...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе халыктан икенчел чимал кабул итүче "Брэнд" компаниясе вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Оешма директоры Рафис Әхмәтшин анда шәһәрдә махсус кабул итү пунктлары урнаштыру проектын тәкъдир итте. Бүгенге көндә инде алар "Октябрьское" сәүдә үзәге һәм "Одиссей" кибете янында эшли. Якын арада Чаллыда шундый тагын 3 урын булдырылачак. Иң элек аны "Прибрежный" микрорайонында ачу күздә тотыла.

Наил Мәһдиев "Брэнд" җитәкчелегенә әлеге пунктларны урнаштыру буенча үз теләк-тәкъдимнәрен ирештерде. Башлыча, эскиз проектларын яхшырту бурычын йөкләде.

Икенчел чималны эшкәрткәндә, "Брэнд" компаниясе пресслау ысулын куллана. Мисал өчен, махсус җиһаз ярдәмендә җыелган катыргы-кәгазь, пленка, пластик һәм алюмин савытларның күләме 10-20 тапкыр киметелә. Бу исә аларны саклау, күчерү чыгымнарын да киметә.

Икенчел чималны куллану ике яклап отышлы, ди белгечләр. Беренчедән, табигый ресурслар янга кала, икенчедән, әйләнә-тирәгә дә чүп-чар таралмый. Бәяләргә килгәндә, 1 кг катыргы өчен бүгенге көндә - 3 сум, 1 кг кәгазьгә - 50 тиен, бер пластик яки алюмин савытка 20 тиен алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X