Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җир астыннан юллар бар

Мәскәү метросы белән данлыклы булса, Чаллы – җир асты кичүләренең күплеге ягыннан үзенчәлекле шәһәр. Тынычлык проспектында алар аеруча күп. 1990 елларда ул җир асты кичүләре «кайнап» тора иде. Аларда ниләр генә сатылмады. Әйтик, «Райисполком» һәм «Курчак театры» тукталышларында әле һаман да нигездә чәчәкләр саталар. «Глобус» тукталышында кибетләрдә булмаган канцелярия товарлары, «Океан» һәм «6нчы бистә» тукталышларында җылы носки, бияләйләр сатылды. Кайберләрендә ачкыч ясыйлар, икенчеләрендә аяк киемнәре төзәтәләр. Алар йортсыз-җирсез калган кешеләрнең торак вазыйфасын да башкарды.

Еллар узгач, әлеге күпфункцияле җир асты кичүләре искерде. Кайберләренең түшәме җимерелә башлады. Күбесе караңгы һәм пычрак...  Соңгы вакытларда җир асты кичүләрен төзекләндерәләр, матурлыйлар. Вандаллар да тик тормый: матурлыкны теләсә ничек пычраталар. Автомобиль юллары муниципаль унитар предприятиесе җитәкчелеге Тынычлык проспектындагы «Медицина шәһәрчеге» һәм «Мәктәп» тукталышларындагы җир асты кичүләрен бизүнең яңа ысулын тапканнар: рәссам Дмитрий Филлипповны рәсем ясарга чакырганнар. «Мәктәп» тукталышын хәзер каеннар һәм елга бизи. «Бу җир астында үтәли җил йөри. Пейзажны ясап, салкын тидереп, бер атна эшли алмадым. Эшне тәмамларга  вакыт кирәк. Салкында эшләү бер дә рәхәт түгел», – диде рәссам. Аның каравы вандалларга салкын да, җил дә комачауламый. Дмитрий ясаган табигать күренешен икенче көнне үк тагын бозганнар. «Автомобиль юллары» предприятиесе директоры урынбасары Илнар Сафин рәссам, картинасны яңартты дип шалтыратканның икенче көнендә биредәге икенче диварны буяп куйганнар. Ярый әле бу юлы пейзажга тимәгәннәр. 
Марат Анисимов  җитәкчелегендәге «Автомобиль юллары» МУП предприятиесе салкыннар җиткәнче ике җир асты кичүен матурларга планлаштыра. Бу эшкә киләчәктә булачак дизайнерларны да җәлеп итәргә ниятлиләр. Шәһәр хакимиятендә аларга аерым урын бирү мәсьәләсе дә карала. Бу  эшкә җир асты кичүен бозучыларны да чакырмакчылар. «Үз көчләрен кая куярга белми торган яшьләр белән без эшләргә әзер. Бәлки алар арасында графитти фестивале уздырырга кирәктер. Вандализм чыннан да җитди мәсьәлә. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Шундый матур рәсемнәрне кан төсенә яисә карага буяу, ямьсез сүзләр белән пычрату белән килешеп булмый. Без иҗат турында сөйлибез икән, аның юнәлеше, темасы булырга тиеш», – диделәр шәһәр хакимиятендә. 
Шәһәр мэры булып Наил Мәһдиев эшли башлагач, халык белән очрашуларда кешеләр җир асты кичүләрен капиталь ремонтлауны сорый башладылар. Җитәкчеләр халык фикерен тыңлап, 30 җир асты кичүен капиталь төзекләндерделәр. Сидоровка  бистәсендә – яңа җир асты һәм беренче автомобиль юлында җир өсте кичүе төзелде. Педагогия институты тукталышында да шундый ук күпер төзергә планлаштыралар. Тагын 5 җир асты кичүенә  капиталь ремонт кирәк. Башкарма комитетта: «Финанслар табылуга, ремонт эшләре башланачак», – дип хәбәр иттеләр. 


Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның халык артисты:
– Театр иске бинада вакытта еш кына «Райисполком» тукталышы аша эшкә йөри идем. Исемендә оҗмах (рай) сүзе булса да, биредәге җир асты кичүе бик ямьсез, шыксыз. Бер көнне 3нче бистәгә баргач, урамны шуннан чыктым. Шәһәр үзәгендәге җир асты кичүе бик куркыныч хәлдә. Моннан күп кенә киоскларны алганнар... Пычрак, җимерек, уты да начар гына яктырта. Төркем-төркем яшьләр йөри. Шәһәрнең үзәгендәге бу җир асты юлын беренче чиратта ремонтларга тиеш иделәр бит. «Азатлык» мәйданында төрле дәрәҗәдәге чаралар уза. Быел Россия кече шәһәрләренең театр фестивале булды. Шәһәргә кунаклар гел килеп тора. Берәресе шуннан узса, кеше көлкесенә калабыз бит. Ремонт ясалган тукталышлар да халык өчен уңайлы түгел. Ачык павильонда тимер эскәмиягә утырып,  автобус көтү бер дә рәхәт түгел. Ремонт ясаганда, җитәкчеләр халык фикеренә дә колак салсыннар иде.  
Дима, музыкант: 
–  Буш вакытларымда дусларым белән «6нчы бистә» тукталышындагы җир асты кичүендә уйнап-җырлап, бераз акча эшлибез. Монда җылы, чиста. Безгә дә, үтеп китүчеләргә дә күңелле. Безне вандаллар борчый. Җир асты кичүен яңарталар гына, артларыннан ук маркер белән теләсә нәрсә язып диварларны пычраталар. Төзекләндерелгән җир асты кичүләренә видеокамералар урнаштырып, тәртипсез кешеләрдән саллы гына штраф түләтсәләр, башкаларга сабак булыр иде. Без үзебез җәмәгать ураннарын пычратмыйбыз, шәһәрдәшләр дә урам җыештыручыларның хезмәтен хөрмәтләргә өйрәнсеннәр иде. «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре тукталыш яннарын иртәнге 6да чыгып җыештыра бит. 
Асия Сөнгатуллина, шәфкать туташы:
–  Сөембикә проспектындагы «Театр» тукталышындагы җир асты кичүен, сатучылар каршы булса да, яңарттылар. Хәзер анда чиста һәм якты, бәяләр дә чагыштырмача арзан. Ә менә «Йортлар төзүчеләр» тукталышы уңган хуҗаның сыер абзарыннан да начар хәлдә. Монда пычрак, сасы.  Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында берничә тапкыр язылды. Шуннан соң баскычларны һәм түшәмне бераз төзекләндерделәр. Әмма мондагы сасы ис бетмәде. Җитәкчеләр  проспектны ямьсезләп торучы бу җир асты кичүен тәртипкә китерсәләр, рәхмәтле булыр идек. 


Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация