Изге гамәл кылучылардан үрнәк алыйк!
Шушы көннәрдә пенсионер Әрҗүдә Нәҗипова Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән. Дөресрәге, өлешләп 200 мең сум акчасын төзелешкә керткән.
Аллаһының биргәненә шөкер, шәһәребездә Җәмигъ мәчете төзелеше дәвам итә. Иман йортын торгызу кызу темплар белән бара. Төзүчеләр коры көннәрне бушка уздырмыйлар. Шәһәрдәшләребез дә, предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә изге эштән читтә калмый.
Шушы көннәрдә пенсионер Әрҗүдә Нәҗипова Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән. Дөресрәге, өлешләп 200 мең сум акчасын төзелешкә керткән. 84 яшьлек әби 20, 10, 100 000 сум акчасын иман йортына бүләк иткән. Шулай итеп бер ел эчендә аңардан изге эшкә 200 мең сум кергән.
“Әрҗүдә Мирдәмөкәррир кызы 84 яшьтә булуына карамастан, сәламәт яшәү рәвеше алып бар. Скандинавия таяклары белән йөри. 20 мең сум пенсия ала. Аллаһының биргәненә шөкер итеп яшәүче әбигә Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм күрсәтү фонды бик рәхмәтле”, – ди Якуб абый.
Чыннан да, Ак әбинең бу гамәле хөрмәткә лаек. Матбугат чараларында көн саен мошенниклар ятмәсенә эләккән пенсионерлар турында хәбәрләр чыга. Тормышның әчесен-төчесен үз җилкәләрендә татыган өлкән буынның мондый хәлгә төшүе кызганыч. Алар мөмкинлекләреннән чыгып, хәләл акчаларын Әрҗүдә әби кебек игелеккә сарыф итсәләр, күпме савап алырлар иде.
Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов әйтүенчә, гади гражданнар мәчет төзелешенә теләп акча күчерә. “Кешеләр 50, 100 сум, 3 мең сум да бирә. Әлбәттә, зур суммада акча күчерүчеләр дә булгалый. Еш кына алар билгеле эшмәкәрләр яки эре компанияләр булып чыга. Шәһәрнең үзәк мәчетен төзүчеләр эшнең бер өлешен бушлай башкара. Бу да – игелекле гамәлгә җитди өлеш. Соңгы вакытта Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең артуы күңелләрне шатландыра”, – ди Уел Галимович.
Агымдагы елның тугыз аенда фондка 25 миллион сум акча җыелган. Аның 4 миллион 400 меңен билгесез булып калырга теләгән кешеләр биргән. “Мин пенсия алган саен Җәмигъ мәчете төзелешенә акча бирергә тырышам. “Тамчыдан күл җыела”, – дигән татар халык мәкален истә тотып, игелекле эшкә мөмкинлекләреннән чыгып, шәһәрдәшләребез дә үз өлешен кертсен иде. Бу бик саваплы гамәл бит. Аллаһ йорты төзелешенә өлеш керткән кешеләрнең сәламәтлегенә мәчеттә намаз укыган саен дога кылына. Шуны истә тотсак иде”, – ди шәһәрдәшебез Рәмзия Кәбирова.
Зөлфия ГАЛИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев