Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“КАМАЗ-Мастер” беренчелекне бирми

Бүген төнлә Аргентинада "Дакар-2015" халыкара раллиның дүртенче этабы тәмамланды. Беренче булып финишка "КАМАЗ"да узышучы пилот Андрей Каргинов җитәкчелегендәге Россия экипажы килде. Икенче урында исә, аның "КАМАЗ-Мастер" буенча хезмәттәше Эдуард Николаев (+00.03 минут) булды. Өченче урында, шулай ук, россиялеләр - Айрат Мәрдиев идарәсендәге "КАМАЗ" экипажы (+06.13 минут). Россия командасына техник ярдәм...

Бүген төнлә Аргентинада "Дакар-2015" халыкара раллиның дүртенче этабы тәмамланды. Беренче булып финишка "КАМАЗ"да узышучы пилот Андрей Каргинов җитәкчелегендәге Россия экипажы килде. Икенче урында исә, аның "КАМАЗ-Мастер" буенча хезмәттәше Эдуард Николаев (+00.03 минут) булды. Өченче урында, шулай ук, россиялеләр - Айрат Мәрдиев идарәсендәге "КАМАЗ" экипажы (+06.13 минут). Россия командасына техник ярдәм күрсәтүче "КАМАЗ" исә финишка алтынчы булып килде, экипажның җитәкчесе - Дмитрий Сотников (+16.46 минут). Әмма соңрак билгеле булганча, Андрей Каргинов экипажына хөкемдарлар тагын 1 минут штраф биргән. "КАМАЗ- Мастер" командасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер зонада әлеге экипаж узышырга мөмкин булган тизлекне арттырган. Тик узыш нәтиҗәләренә бу әллә ни зур үзгәреш кертмәде. Беренче урында - Николаев экипажы, икенчедә - Каргинов, өченчедә исә - Мәрдиев. Гомуми зачетта да "КАМАЗ"лылар Мәрдиев, Каргинов, Николаев тәртибе белән беренчелектә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев