Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗга – дәүләт гарантиясе

Россия хөкүмәте автогигантка облигацияләр чыгару өчен 35 млрд сумлык дәүләт гарантиясе бирде. Ә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үзенең инвестиция программасы өчен ике тапкыр күбрәк акча сарыф итәчәк. Автогигантның генераль директоры Сергей Когогин Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведевка облигация сатудан кергән акчаның кайсы юнәлешләргә тотылачагын сөйләде. "Бу инвестицион программа яңа машина җыю...

Россия хөкүмәте автогигантка облигацияләр чыгару өчен 35 млрд сумлык дәүләт гарантиясе бирде. Ә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үзенең инвестиция программасы өчен ике тапкыр күбрәк акча сарыф итәчәк.

Автогигантның генераль директоры Сергей Когогин Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведевка облигация сатудан кергән акчаның кайсы юнәлешләргә тотылачагын сөйләде. "Бу инвестицион программа яңа машина җыю заводын төзүгә юнәлдерелгән. Аның кысаларында завод төзелә, яңа автомобильләрне сынау механизмы эшләнә. Кыскасы, 2020 елга Чаллыда өр-яңа модельдәге автомобильләр җитештерелә башлый. Шулай ук кою эшләре дә заманча дәрәҗәгә җиткереләчәк. Бүгенгә без фәнни-тикшеренү эшләрен югары дәрәҗәдә алып барырга өйрәндек. Хезмәткәрләребез хәзер автомобильләр проектлауны, аларны сынауны өч тапкыр тизрәк башкаралар", - диде ул.

Моннан тыш, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Австриянең PALFINGER AG компаниясе идарә рәисе Герберт Ортнер белән ике уртак предприятие төзү турындагы килешүләргә дә кул куйды.

Беренче килешү нигезендә, автогигант һәм PALFINGER компаниясе өчен гидравлик, телескопик цилиндрлар җитештерү буенча яңа предприятие барлыкка киләчәк. Ул Россия һәм БДБ илләре заводларын да цилиндрлар белән тәэмин итәр дип планлаштырыла. Бу предприятие елына 80000 гидроцилиндр ясап, 1,5 млрд сумлык еллык табыш алыр дип көтелә. Нефтекамскида булачак уртак предприятиедәге капиталның 51 проценты PALFINGERга туры килә.

Икенче килешү буенча Чаллыда монтаж үзәге төзеләчәк. Анда төрле маркадагы йөк автомобильләренә йөк күтәрү җайланмаларын урнаштыру белән шөгыльләнәчәкләр. Бу эштә PALFINGER һәм башка компанияләрнең җиһазлары кулланылачак. Монтаж үзәге акцияләренең 51 проценты - КАМАЗга, ә 49 проценты PALFINGERга биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X