Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Матур буласың килсә, алма аша

Чыннан да, урамда август хөкимлек итә. Алмалар өлгерде. Тирә- якта аның исе. Безнең бүгенге сәхифәбез дә җәйнең иң популяр җимеше – алма турында.

Алмагач үстердем
«Богатырь» алмагачының ботагыннан яңа агач үстердем, дип уртаклашты хәбәрчебез Җәүдәт Харисов. Озак еллар дәвамында Татарстан матбугатында басылып килгән кызыклы язмалары аша таныш шәһәрдәшебез әле оста бакчачы да икән.
«Мин бөгелеп төшкән ботакны җиргә кумдем. Бер урында тышкы кайрысын түгәрәк ясап кисеп алдым, шуннан тамыр җибәрде. Яңадан ботактан аерып кисеп аласың да, күчереп утыртасың. Быел шул агач беренче җимешен - ике алма бирде. Яшел алма бирә торган агачтан күчереп утыртылса да, яшь алмагачның алмалары кызыл. Сорт чыгарганда берничә сорттан файдаланалар бит, берәрсенең гены килеп чыккандыр, мөгаен». 

Бүләккә – алмагач
Тукай районы Биклән авылыннан Әнисә Кәшәфетдинованың алмагачлар белән бәйле бик матур традициясе бар. Ул дусларына алмагач бүләк итәргә ярата икән. «Исәбен, төгәл әйтә алмыйм, шулай да 25 ләп бардыр, ди Әнисә ханым. Беренче тапкыр алмаларын биргәч, иң башта миннән авыз иттерәләр. Әйтик, фотодагы менә бу алмаларны миңа Чистайдан җибәрделәр,» - дип уртаклашты ул.

Алма нәрсәсе белән файдалы?

Әгәр баш өянәге булачагын яисә башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас. 

Көнгә 1 алма ашау тәннең С витаминына булган ихтыяҗының 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. Алмада В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас. Халык телендә алма ашаган кеше матур була дигән гыйбарә бар.

Алмаларда булган В1 витамины ару, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә. 

Алмаларның ялкынсынуга һәм микробларга каршы көрәшү үзлеге бар, алар кан тамырларын ныгыта, холестеринны төшерә һәм тимер микъдарын күтәрә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агу, авыр металлардан чистарта. 

Каты алманы әкрен генә чәйнәп ашау уртларга сылама ясагандай йогынты ясый, шул ук вакытта авыздагы микробларның 90 проценты үлә. 

Алманың зыяны да бар

Алмада тешләр бозылуга юл куймаучы табигый кислоталар бар. 

Күзләрне ял иттерү өчен, аларга пешереп изелгән алма измәсен куеп тору яхшы. 

Өч көн дәвамында алма, кипкән арыш ипие ашау һәм яшел чәй эчүгә нигезләнгән махсус туклануга күчү тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә. Ул көннәрдә башка ризыклар ашарга һәм эчемлекләр эчәргә ярамый. 

Кан тамырлары киңәйгәндә һәм буыннар сызлаганда, көн саен ашар алдыннан җылы килеш 0,5әр стакан алма татлысуы эчегез. 

Бөерләрдә һәм бәвел куыгында ташлар булганда, бәвел кудыргыч чара буларак, алма кабыгыннан әзерләнгән чәй эчәргә киңәш ителә. Әлеге төнәтмә белән тәнгә кычыткылар чыкканда һәм тире авырулары күзәтелгәндә дә дәваланырга мөмкин. 

Тире пешкәндә һәм өшегәндә, авырткан урынга уылган алма кую файдалы. 

Алма бөер авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Бөер авыруларын булдырмас өчен, көнгә 3-4 баллы алма ашагыз. Шешенүләрне бетерү өчен чи, пешкән алма ашарга кирәк.
Әмма диетологлар алманы күп ашамаска куша. Ул колит (юан эчәкнең ялкынсыну авыруы) китереп чыгаруы бар. Шулай ук ашказаны эшчәнлегенә дә зыян салырга мөмкин, дип билгеләп үтәләр. Алмада кислотаның күп микъдардә булуы ашказаны ялкынсынуын көчәйтә. Моннан кала, алма кислотасы йогынтысында теш эмальләре юкара. Алмагач яфракларын да чама белән генә чәйгә кушып эчәргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация