Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәмәгать транспорты яхшырырмы?

19 мартта шәһәр пассажир транспорты челтәрен оптимальләштерү буенча фәнни-тикшеренү эшләренә конкурс уздырыла. "Бәйгедә җиңүче белән контракт төзеләчәк", - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Илфат Исмәгыйлев. Пассажирлар йөртүне камилләштерү максатыннан, тукталышларга махсус видеокамералар куелачак, шулай ук халык арасында сораштырулар да үткәреләчәк. Социаль челтәрләрдәге фикерләр дә игътибардан читтә калмаячак. Моннан...

19 мартта шәһәр пассажир транспорты челтәрен оптимальләштерү буенча фәнни-тикшеренү эшләренә конкурс уздырыла.

"Бәйгедә җиңүче белән контракт төзеләчәк", - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Илфат Исмәгыйлев.

Пассажирлар йөртүне камилләштерү максатыннан, тукталышларга махсус видеокамералар куелачак, шулай ук халык арасында сораштырулар да үткәреләчәк. Социаль челтәрләрдәге фикерләр дә игътибардан читтә калмаячак. Моннан тыш, маршрутларның нәтиҗәлелеге буенча системалы рәвештә анализ үткәреләчәк. Җыелган мәгълүматлар нигезендә җәмәгать транспорты эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәр төзелә, аннары яңа муниципаль маршрутлар эшләнеп, пассажирлар йөртү өчен тендер игълан ителә.

Бүгенге көндә Чаллыда 14 шәхси эшмәкәр һәм "Электротранспорт" предприятиесе 21 муниципаль маршрут буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтә. Узган ел шәһәрдә 100 миллион кеше җәмәгать транспортыннан файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев