Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков килде

Ул автогигантта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен техника җитештерүнең ышанычлы булуын ассызыклады.

Чаллыга эш визиты белән Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков килде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә булды. Биредә автомобильләр җыю конвейерында, фәнни-техник үзәк полигонында булды, җитештерү процессы белән танышты. 

Министрга янгын сүндерү машиналарының яңа модельләрен: автоцистерна, автобаскыч һәм автоцистернасы белән автобаскычы булган бишенече буын КАМАЗ шоссиендагы машина тәкъдим иттеләр. Болар барысы да Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә эшләнгән. Бу модельләрнең су һәм күбек багы зур. Идарә итү системасы яхшырак, алар янгын булган җиргә җиңел генә керә ала.  

- КАМАЗ шассиендагы янгын машиналары сәнәгать объектларында һәм торак пунктларда хәрби бурычларны уңышлы башкаралар. Алар ышанычлы, мобиль машиналар, - диде Куренков. Ул автогигантта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен техника җитештерүнең ышанычлы булуын ассызыклады.  

Фото: https://chelny-biz.ru/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация