Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп ярминкәләре эшли

Балалар һәм яшьләрнең иҗат сараенда "Бөтенроссия мәктәп ярминкәсе-2014" ачылды. Әлеге тантанада шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова һәм башка рәсми затлар катнашты. Васил Шәйхразиев ярминкәдә катнашучыларны һәм оештыручыларны бәйрәм белән котлады. Әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап: "Яңа уку елы башлану укучыларга һәм аларның әти-әниләренә бик...

Балалар һәм яшьләрнең иҗат сараенда "Бөтенроссия мәктәп ярминкәсе-2014" ачылды. Әлеге тантанада шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Васил Шәйхразиев ярминкәдә катнашучыларны һәм оештыручыларны бәйрәм белән котлады. Әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап: "Яңа уку елы башлану укучыларга һәм аларның әти-әниләренә бик зур җаваплылык өсти. Быел шәһәребез мәктәпләре 49 мең укучыны кабул итәчәк. 1 сентябрь көнендә һәр бала мәктәпкә яхшы әзерлек һәм күтәренке күңел белән килсен өчен, елның-елында менә шундый матур ярминкәләр оештырабыз", - диде.

Чыннан да, мондый чаралар инде күркәм традициягә әйләнеп бара. Быелгы ярминкәдә Чаллы һәм Алабуга предприятиеләре катнашты. Барлыгы 28 фирма үзләре теккән мәктәп формаларын, спорт костюмнарын, аяк киемнәрен, шулай ук канцелярия товарларын тәкъдим итте.

Укучыларның үзебездә тегелгән мәктәп формаларын киеп чыгыш ясавы тантанага аерым ямь өстәде. Бәйрәм кунакларына шәһәрнең иҗат коллективлары иң яхшы концерт номерларын бүләк итте.

Шәһәрнең барлык сәүдә йортлары да укучыларга бик күп төрдәге товарлар тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X