Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 25 машинага махсус бәрелеп, полициядән качкан кешене тоткарладылар - ВИДЕО

Барлыгы әлеге шәһәрдәшебезне тоткарлау чараларына 9 экипаж җәлеп ителде.

Кичә Чаллыда 55 яшьлек ир-атка карата берьюлы 10 беркетмә төзеделәр. Хокук сакчылары белдерүенчә, иң элек чаллылы Күпфункцияле үзәктә тәртип боза. Биредә ул, үзенә карата тиешле игътибар булмауны сылтау итеп, тавыш чыгара. Аннары ул “Киа” машинасына утырып, шәһәр проспектлары буенча тәртипсез рәвештә хәрәкәт итә башлый. Вакыйга шаһитлары бу хакта Чаллының ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итә.

Инспекторлар әлеге машина йөртүчене шәһәрнең Мәләкәс аръягы микрорайонында эзләп табалар. Тик ул аларга документларын күрсәтүдән баш тарта һәм юл читендә торучы машиналарга бәрелеп, урыннан кача. ДПС хезмәткәрләре аның артыннан куа китә. Барлыгы әлеге шәһәрдәшебезне тоткарлау чараларына 9 экипаж җәлеп ителә.  

Машина йөртүчене туктату өчен юлга энәле махсус тасма сузалар. Шулай ук инспекторларга ВАЗ 2114 машинасы хуҗасы ярдәмгә килә.  Ул тәртипсез йөртүченең юлына аркылы төшеп, аны юл кырыена кыса. Нәтиҗәдә “Киа” туктарга мәҗбүр була. Инспекторлар белдерүенчә, әлеге машина йөртүче барлыгы 25 автомобильгә зыян сала. Медицина тикшеренүе нәҗтиҗәләре буенча, ул айнык дип дип табыла.

Суд карары буенча әлеге машина йөртүче 14 тәүлеккә кулга алынды һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. 

* Бу кешене тоткарлаган видеоны безнең газетаның Телеграм-каналыннан карый аласыз. Безгә кушылырга да онытмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация