Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Пушкин картасы» яшьләрне кайгырта

1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде. Әлеге карта белән 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар дәүләт карамагында булган концерт залларына, театрларга, музейларга бушлай йөри. Бу программа Чаллыда ничек эшләде? Студентларның фикерләре нинди?

«Пушкин картасы» балансында 3 мең сум. Ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш. Калган сумма икенче елга күчми. 1 гыйнвардан картага 5 мең сум салыначак. Аны фәкать мәдәни ялга гына тотарга мөмкин: музей, театр, галерея, филармония, консерватория һәм башка мәдәният учреждениеләре. Тагын шунысы бар – «Пушкин картасы»н мөстәкыйль рәвештә тулыландырып булмый. 
Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар Дәүләт драма театрында әлеге карта белән спектакльләргә йөрүчеләр күп булган. 
– «Пушкин картасы» гамәлгә кергәннән бирле безнең спектакльләрне 3000нән артык яшь кеше карады. Яшьләргә мондый мөмкинлек тудыру – үзе бер куаныч. Студентларның театрларга күпләп йөрергә акчалары да булмаска мөмкин. Ә дәүләтнең мондый программа булдыруы бу проблеманы юкка чыгара. Проектның тәрбияви ягы да мөһим. Яшьләребез театрга йөри, димәк, матурлыкка, сәнгатькә, мәдәнияткә омтыла. Шәхес буларак үсә. Студентлар «Яшь йөрәкләр», «Туйга ничә көн кала...», «Абага алмасы ачы була» спектакльләренә аеруча яратып йөри. Шушы көннәрдә премьерасы булып үткән «Чәчәк күлмәк» спектакленә дә яшүсмерләр күп килде, – ди театр директоры Рәсим Хафизов. 
Дәүләт картага күчергән акча белән билетларны «Дәүләт порталы» аша сатып алырга мөмкин. Ә чараларның тулырак афишасы Культура.РФ һәм «Госуслуги.Культура» порталында урнаштырылган. Программада катнашу өчен мәдәният учреждениеләрендә шартлар куела: махсус эш порталындагы шәхси кабинет (анда бары тик мәдәният учреждениеләре генә күренә); билетларны онлайн һәм учреждениеләр кассаларында махсус бүлеп бирелгән түләү терминалларын кулланып сату мөмкинлеге булырга тиеш. Иң мөһиме – яшьләр өчен кызыклы спектакльләр, концертлар, экспозицияләр булу. 
Карта буенча ачыклык кертү өчен без Чаллы Дәүләт педагогика университетының тәрбия эшләре буенча проректоры Светлана Чирковага мөрәҗәгать иттек. 
– 100 процент студентлар «Пушкин картасын» алды. Без Алабуга музей-тыюлыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Оештыручылар безнең өчен махсус программалар да кертә. Моннан тыш, кайдадыр коллектив белән бару – ул бит әле берләштерү дә, дустанә мөнәсәбәт урнаштыру дигән сүз. «Пушкин картасы» белән «Энергетик» мәдәният сараенда оештырылган ораторлык осталыгы буенча мастер-классларда да катнаштык. Студентларыбыз Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында булган татар эстрадасы артистлары концерт-тамашаларга да теләп баралар. Киләсе елда Казан белән элемтәне ныгытмакчы булабыз.     
1нче курс студенты Дарья Даньшина бу программага сөенеп бетә алмый икән. 
– Мин үзем бик канәгать. Сер түгел, без – студентларның мәдәният учреждениеләренә акча сарыф итәсе килми. Азык-төлек, транспортта йөрү дә кыйммәт. «Пушкин картасы» гамәлгә кергәч, күптәнге хыялым тормышка ашты – Орган залына бардым. Студентлар белән бергә Алабуга музейларында булдык. Минемчә, бу программа белән хөкүмәт яшьләрнең культуралы булуын кайгырта. 

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация