Рашат Фәйзерахманов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре: "Старшина Михаил Михалев, кайтыр вакыт җиткәч, үземне туган якларга бер ай соңарып җибәрде"
23 февраль – барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атлары-бызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне.
Элек-электән Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәү, туган илеңне саклау – ир-егетләрнең намус эше булып саналган. Нәкъ менә шуның өчен аны гомумхалык бәйрәменә әйләндерделәр.
Элек армиягә бару егетләр өчен дәрәҗә иде. Хәзер моңа карата халык арасында төрле фикерләр йөри. Шулай да Ватанны, гаиләңне саклауны күпләр ир-егетләрнең бурычы дип саный. Бүгенге көндә дә, армиягә үз теләге белән китүче егетләр күп. Сер түгел, яшьләр арасында армия нигә кирәк, хәзер анда мылтыктан атарга да өйрәтмиләр бит диючеләр дә аз түгел.
Фикерләр төрле булса да, мин егетләр армиягә барып, тормышның икенче ягын да күреп кайтырга тиеш дип саныйм. Ни дисәң дә, армия егетләрне дисциплинага, пөхтәлеккә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, туганлыкның, ата-ананың иң кадерле кешеләр икәнлегенә төшендерә. Юкка гына язучы Шамил Маннапов:
“Билен кысып буган, диләр, Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора — Солдатта булган, диләр...” – дип шигырь язмагандыр.
Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, төрле елларда хәрби бурычларын үтәгән шәһәрдәшләребез белән армия хәлләрен искә төшердек. Чыннан да, армия тормыш мәктәбе булганмы? Игътибарыгызга ватанны саклаган ир-егетләребезнең фикерләре:
Илфас Гарифҗанов, шәхси эшмәкәр:
Мин Мәскәү өлкәсендә армиядә үткән вакытларымны сагынып яшим. Хәрби хезмәткә бик теләп бардым һәм ялгышмадым. Кече сержант булып хезмәт итү дәвамында олы тормыш мәктәбе уздым, биредә чын дуслар таптым. Армия мине түземле, сабыр булырга, рух ныклыгына өйрәтте. Без кешенең күзенә карап, кемнең кем икәнлеген аңларга өйрәндек. 140 кешелек ротада 3 татар иде. Без офицерлар белән дус, тату яшәдек. “Дедовщина” миңа кагылмады, минемчә ул кешенең үзеннән дә тора.
Рашат Фәйзерахманов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:
1982-1984 елларда армия сафларында булдым. Без илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган урыс, татар, немец, үзбәк, Балтыйк буе илләре егетләре дус –тату гаиләдә бертуганнар кебек яшәдек. Туклану да яхшы булды. Командирыбыз: “Ашап бетерегез, ябыга күрмәгез”, – дип яныбызда басып тора иде. Мин “каптерщик” булып хезмәт иттем. Солдатларның оегыннан башлап барлык киемнәре минем карамакта иде. Яшьләрне киендерү, дембельгә китүчеләрне матур итеп озату минем җаваплылыкта иде. Шунлыктан старшина Михаил Михалев, кайтыр вакыт җиткәч, үземне туган якларга бер ай соңарып җибәрде.
Ул вакытта офицерлар белән солдатлар арасында каршылыклар юк иде. Дөрес, вак-төяк эткәләш-төрткәләшләр булгалады, әмма җитди талаш-гаугаларны хәтерләмим. Аллаһка шөкер, хәзер дә бер-беребезне сагынып яшибез.
Ротада татарлар да шактый иде. Без кичләрен рәхәтләнеп туган телебездә сөйләштек. Исемдә, шәһәрдә үскән Борһанов исемле егетебезнең татарча сөйләшергә теләге зур иде. Мин аңа почта аша Балык бистәсе районыннан татар-урыс сүзлеге китерттем.
Армия – минем тормышымның иң кадерле чоры. Улым Руслан да университетның юридик факультетын тәмамлагач, үз теләге белән Севастопольдә, “Мәскәү” крейсерында хезмәт итте. “Кырымны кайтарган өчен” медале белән дә бүләкләнде әле. Дөрес, аның өчен ярты ел хезмәт бик авыр үтте, чөнки әнисе авырды. Аллаһның ярдәме белән улым әнисен исән килеш күреп, 2 ай аны тәрбияләп, яшәде. Армиягә тагын барасыңмы дип сорасалар: “Һичшиксез барам”, – димен. Чөнки, армиядәге кебек чын дуслык беркайда да юк. Без бер-беребез белән елый-елый аерылыштык.
Сергей Әхмәтов, катыргы-кәгазь комбинаты машинисты:
Мин Севастопольдә “Сметливый” корабының 810нчы бортында матрос булдым. Безнең хәрби хезмәт үзенчәлекле: җир өстендә маршировать итеп йөрмәдек, ә корабльдә дөнья гиздек. Кипрда, Сириядә һәм башка күп илләрдә булдык. Әниемнең йөзенә кызыллык китермәдем. “Кырымны кайтарган өчен”, “Севастопольдәге парад өчен”, “Ерак поход өчен” медальләре белән бүләкләндем. Имтиханны уңышлы тапшырып 3нче класслы моряк булдым.
Безнең корабль соңгы “җырлый торган фрегат” буларак тарихка кереп калды. Аның турбиналары һәм двигателе самолетныкы кебек, шуңа күрә “Сметливый”ның килгәне ерактан ишетелеп тора иде. Хәзер безнең корабль Севастопольдә музей сыйфатында тора. Аны теләгән кеше барып карый ала.
Флотта хезмәт иткәндә Татарстаныбыз өчен горурландым. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Севастопольгә килгәч, Татарстан егетләре белән очрашты. Барыбызга да сәгать бүләк итте. Флотта хезмәт итүемә беркайчан да үкенмим. Мин аннан рухи һәм физик яктан ныгып кайттым. Әниемнең, туганнарымның җир йөзендә иң кадерле кеше икәнлекләренә тагын бер кат инандым. Уңышлы хезмәтемне җитәкчеләр дә бәяләде. Медальләр, күкрәк билгесен кулына алган саен кызым әтисе белән горурланыр дип ышанам.
Рафик Каюмов, Татарстанның халык артисты:
(Рафик Каюмов рәсемдә уң яктан беренче)
Армиядә өч ел хезмәт иттем. Хәтерлим, әле беренче елымны гына тутырган вакыт. Егетләрнең берсен өенә озатыр вакыт җитте. Елыйлар, күз яшьләрен агызалар. Ул вакытта алар өчен мин бераз оялган да идем. Инде 21-22 яшьлек егетләр елашмасалар да була бит, дим. Айлар узды, еллар... Үземнең дә өйгә кайтыр, хезмәттәшләр белән аерылышыр вакыт җитте. Менә шул чакта аңладым: миннән ике ел элек дембельгә китүче малайларның хәлләрен. Армиягә киткәндә беләсең, 2-3 елдан кайтып әти-әниеңне, туган-тумачаңны да күрәсең. Монда исә һәр кеше белә, алда очрашу булмаячак. Хезмәт иткәндә төрле чак була бит, ач чагы да, җан өшеткеч суыклары да, чагыштырып булмаслык бәхетле мизгелләр дә. Алар барысы да әнә шул хезмәттәшләр белән бергә кичергән уртак мизгелләр, уртак кыенлыклар, уртак шатлыклар. Аларның кабатланмаячагын синең күзәнәкләрең дә “аңлап” ала.
Дембельгә кайтып, берничә ел узгач, Кавказда санаторийда бер офицерны очраттым. Янына барып, үземнең кем икәнлегемне аңлаткач, иптәш капитан мине исенә төшерде. Беләсезме, минем ул чактагы тойгыларымны?! Ул миңа утраудагы яңалыкларны сөйләде. Бу бит Андропов чоры иде. Советлар Союзы таралганчы хатынымны үзем хезмәт иткән җирләрне күрсәтергә алып барам дип сөйләшә идек. Ә 1990 еллар фикерләрне үзгәртте.
Минемчә, армиядә хезмәт итмәгән кеше бәхетсез ул. Сәламәтлеге булган ир-егет анда хезмәт итәргә тиеш. Анда тормыш мәктәбен узасың, чөнки строевой, дисциплинар уставларда, миңа калса, Коръәндәге кебек, Ватанны ярату турында язылган. Коръәнне яраткан кеше Ватанны да яратырга тиеш бит инде. Хезмәт итүдә кәсеп юк, анда ярату гына, илне, әнине, балаларны, туган җиреңне ярату! Аллаһка шөкер, безнең буын ул хисне татыды.
Автор: Зөлфия Галим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев