Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт сезгә, әниләр!

Әни - ул җир йөзендә һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң якын кеше. Әнкәйләргә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, хикәяләр язылган, сәхнә әсәрләре куелган. Аларның сабырлыклары, батырлыклары хәтта һәйкәлләрдә дә чагылдырылган. Изге Коръәнебездә дә Аллаһы Тәгалә "Без кешегә: ата-анаңа, аеруча сине карынында йөрткән әниеңә игелекле бул, дип васыять иттек", дигән бит....

Әни - ул җир йөзендә һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң якын кеше. Әнкәйләргә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, хикәяләр язылган, сәхнә әсәрләре куелган. Аларның сабырлыклары, батырлыклары хәтта һәйкәлләрдә дә чагылдырылган. Изге Коръәнебездә дә Аллаһы Тәгалә "Без кешегә: ата-анаңа, аеруча сине карынында йөрткән әниеңә игелекле бул, дип васыять иттек", дигән бит.

Шунысы да куанычлы, соңгы елларда кадерле әниләребезгә хөкүмәтебез тарафыннан да зур игътибар бирелә башлады. Махсус ана капиталы булдыру дисеңме, күп балалы ханымнарны бергә җыеп хөрмәтләүме - болар барысы да бик күркәм күренеш. Календарь битләрендә әниләребез өчен махсус бәйрәм көне булдыру үзе генә дә ни тора бит. Әйтергә кирәк, әле ул елдан-ел матуррак төсмер дә ала. Хәзер инде без открытка, бүләкләр белән генә чикләнеп калмыйбыз, ә шәһәр күләмендә әниләребез өчен зурлап бәйрәм чаралары, кичәләр дә оештырабыз.

Әнә шуларның берсе шушы көннәрдә генә Чаллы татар дәүләт драма театры залында үтте. Җыр-моң белән генә сугарылган гадәти генә кичә булмады ул. Әни кешенең дәрәҗәсен, аның җәмгыятьтәге, тормышыбыздагы урынын ассызыклаучы чара рәвешендә оештырган иде тамашаны Муса Җәлил исемендәге үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова.

Әйе, әни кешегә күпме вазифа йөкләнгән шул. Ул сабыр да булырга тиеш, диндар да. Сабыенда югары әхлак сыйфатлары һәм күркәм холык тәрбияләү дә аның өстендә. Гомумән, ана кеше бар яктан да үз баласына үрнәк булырга бурычлы. Бәйрәмгә килүче аналарыбыз исә бу җаваплы миссияне инде күптәннән лаеклы рәвештә үтәп килә. Тормышларын үз кадерлеләренә генә түгел, ә шәһәребез, республика балалар сәнгатен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә багышлаган шәхесләр - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева, педагогия институты доценты Дания Сибгатуллина, җырчылар Илсөяр Зарипова, Инзилә Сәлимова әнә шундыйлардан. Үз чыгышларында алар әнкәйләребезнең кадерен белүне, балачакта безгә биргән сөю-назларын инде үзләренә кайтарырга вакыт икәнне ассызыкладылар.

Танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы Айдар Хәлим, шагыйрь Рәшит Бәшәр, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Шамил Закировлар исә залга җыелган гүзәл затларыбызга киләчәктә дә ана исемен горур йөртергә, милли җанлы уллар һәм кызлар тәрбияләргә өндәде. "Балага тәрбия ана сөте аша керә. Сабыйларыбыз белән туган телебездә аралашып, аларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбиялик. Милләтебезнең терәге булырлык шәхесләр үстерик", - дип мөрәҗәгать иттеләр.

Шөкер, кичәдә үз осталыклары белән балкыган балаларыбызга күз салсак, бар безнең андый әниләр һәм булачак та дип күкрәк кагып әйтергә була. Шәһәребезнең һәр бәйрәмен диярлек үз чыгышлары белән бизәгән Гүзәл, Ләйсән, Илшат Хәмәдиевларның, эстрада йолдызы Илнур Гомәровның, 2нче гимназия укучылары Алинә Солтанова, Мәликә Шәрипованың, 40нчы мәктәп укучысы Сәйдә Юлдашеваның, "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүче Ирина Нәбиеваның, 84нче лицейның "Ихлас" триосы егет-кызларының әниләре нәкъ менә шундыйлардандыр. Аларның һәр чыгышында милләтебезнең данлы үткәне, бүгенгесе чагылды.

"Мондый күркәм кичәләрдә күптән булганыбыз юк иде. Бу бәйрәм чарасы гына түгел, ә үзенә күрә бер тәрбия, әхлак дәресе дә булды. Сез чаллылылар каршында соклану хисләребезне белдереп баш иябез. Башлангычларыгыз дәвамлы булсын", - дип рәхмәт сүзләрен ирештерде чарага Казаннан ук килгән "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре. Алар залдагы гүзәл затларыбызга һәрвакыт үз сүзен әйтердәй, зыялы һәм заман белән бергә атлаучы шәхесләр булу өчен басма матбугат белән дә дус булырга кирәклеген искәрттеләр. "Туган телебезнең матурлыгын балага ирештерүдә бу бик тә үтемле чара", - диде алар.

Бәйрәм кичәсе Бөек Тукаебызның "И туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X