Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ришат Хаҗиев: «Күңел» радиосы җырчыларны үзе сайлый»

Чаллыда «Күңел» радиосы эшли башлауга 25 ел. Юбилей алдыннан радионың дәрәҗәсе тагын да күтәрелде – тыңлаучылары бермә-бер артты. Моңа техник үзгәрешләр дә, коллективның яңаруы да йогынты ясады. «Күңел» белән хәзер профессиональ дәрәҗәдә Лилия Мәхмүтова җитәкчелек итә. Ул берничә елга моннан китеп торган иде. Танылган алып баручы Ришат Хаҗиев тә кире кайтты. Без аның белән Чаллыда татар телендә эшли торган радионың бүгенге эшчәнлегенә тукталдык.

- Ришат, тыңлаучылар өчен «Күңел» радиосының әһәмияте нинди?

- Бик гади: без кешеләргә шәп кәеф өләшергә тиеш.

- Моңа ничек ирешеп була?

- Тыңлаучыларга нәрсә кирәген белгәндә, һәр күңелгә ачкыч тапканда була.  Бүген «Күңел»не FM ешлыгында Кама аръягы төбәге районнарыннан тыш Биектау, Буа, Арча, Мамадыш районнарында да тыңлыйлар. Статистикага карасак та, республика радиолары арасында безнең рейтинг югары. Моңа ирешү өчен алып баручыларыбыз осталыкларын камилләштерү өстендә туктаусыз эшлиләр, укыйлар, өйрәнәләр. Коллективка яшьләр дә килде. Халык аеруча Гөлинә Гуссамованы яратып кабул итте.

- Радиотыңлаучылар сине дә бик яраталар. Телең матур, тавышың ягымлы. Синең дипломлы технарь икәнең берәүнең дә башына килмидер әле?

- Белемем буенча мин чынлап та технарь. КХТИда (хәзерге КНИТУда) нанотехнологияләр, наноматериаллар белгечлеген алып чыктым. Балтач районының мин укыган Норма авылы мәктәбендә әлеге ВУЗның курслары алып барыла иде. Шунда шөгыльләндем. Бәлки физика һәм химия укытучыларымның йогынтысы булгандыр, мәктәпне тәмамлагач, шушы уку йортына барып кердем. Икенче курсны тәмамлагач, кастинг үтеп, буш вакытымда «Яңа гасыр» радиосында эшли башладым. Соңрак ул «Болгар»  дип үзгәртелде. Ул чагында радионы Илнур Фәйзрахманов житәкли иде. Республика радиосындагы 5 елым үзенә бер тормыш университеты булды.

- Чаллыга ничек килеп чыктың?

- Авылда күршебезгә Чаллыдан булачак хатыным Зөлфия кунакка кайтып йөри иде. Өйләнешкәч, уйлаштык та, Чаллыда төпләнергә дигән карарга  килдек. «Болгар»ны «Күңел»гә алыштырырга туры килде. Мин килгәндә радиода ир-ат тавышына кытлык иде. Берсүзсез алдылар. Башкалада туплаган тәҗрибәмә таянып, 3 ел эфирга чыктым.

- Аннары китеп тордың һәм узган ел кире кайттың. Димәк, эфир тарта?

- Югалып торуым үзенә күрә бер эзләнү чоры булгандыр, дим. 5 ел дәвамында шәһәркүләм чаралар, концертлар алып баручы булып, үземне мәдәният өлкәсендә сынап карадым. 2020 елда «Елның иң яхшы алып баручысы» исеменә дә лаек булдым. Узган ел Лилия Мәхмүтова үз командасына чакыргач, кире кайттым. Киткәндә дә аның белән бергә киткән идек. 

- Быелгы  сезонда  иң рейтинглы тапшыру Алинә Вәлиева белән син алып барган “2+Шоу”. Ни өчен Алинә белән?

- Сәгать 7дән 10га кадәр бара торган иртәнге программа ул безнең. Димәк, кешеләр белән уянырга, дәртләнеп эшкә керешергә тиеш. Алинәнең тавышы, сөйләшү рәвеше, характеры – иртәнге тапшыру форматына бик туры килә. Аннары безнең фикерләребез, вакыйгаларга карашларыбыз да бертөрле. Без тапшыруга алдан җентекләп әзерләнәбез, җырларны да алдан сайлыйбыз, уеннарны да. Һәркөнне эфирга кунаклар чакырабыз, күпчелек – артистлар килә.

- Кунаклар дигәннән, Ришат Төхвәтуллин сездән чыккач, сторисына «Күңел»гә башка килмәм, ахры, дип язды. Зифа апа Нагаева кебек бирә белмиләр сорауларны, дип тә гаепләде. Нәрсә ошамады популяр җырчыга?

- Зифа Нагаеваның «Күзгә күз карашып» тапшыруы – студиядә озаклап сөйләшә торган телевизион тапшыру бит ул. Безнең бурыч – иртәнге эфирда җиңелрәк, шаянрак формада аралашу. Ришат Төхвәтуллин да искәрмә булмады. Яңа ел алдыннан килде ул.  Бәлки, безнең шаярып, шәхси тормышы турында соравыбыз ошап җитмәгәндер. Алай дисәң, жавап бирергә теләмәсә, ул бит әлеге сорауларны читләтеп тә үтә алган булыр иде. Бәлки, ул иртәдә кәефе булмагандыр. Шәхсән минем Ришат белән эфирда беренче тапкыр  аралашуым түгел. Яшь җырчының иҗаты башланганда «Яңа гасыр» радиосында аннан беренче интервьюны да мин алдым. Алар продюсеры Рифат Фәттахов белән килгән иделәр.

- Алып баручыларга  чынлап та җырчылар дөньясында кайнарга туры килә. Чаллыда «Күңел дусларын җыя» концертлары бик популярлашып китте. Син үзең кемнәрне яратып тыңлыйсың?

- Дөресен әйткәндә, мин күбрәк чит ил эстрадасын тыңлыйм. Тавышларга, аранжировкага игътибар итеп. Бәлки татар җырлары фонотекасы кул астында булгангадыр ул. Татар эстрадасында да үзенчәлекле артистлар бар: Хәким, Рената Тей, мәсәлән.  Илнат Фәрхуллинның иҗаты ошый. Әлбәттә инде, Фирдүс Тямаев. Ул үзен тапты. Аның үз агымы барлыкка килде. Җырчы  сәхнәдә дә тормыштагы сыман. Шуның белән ошый да.

- «Күңел» эшчәнлегенә килгәндә, ел ахырында Алинә Вәлиева һәм Алмаз Хәертдинов белән 30 сәгатьлек радиомарафон оештырдыгыз. Авыр булмадымы? Эфирда эшләү нормативы 5-6 сәгать, ә сез бер туктамый 30 сәгать эшләдегез. 

- «Күңел» радиосының 25 еллыгына старт бирү акциясе иде ул. Тарихтан билгеле: «Русское радио» 60 сәгатьлек эфир белән Гиннессның рекордлар китабына керде. Яшерен-батырын түгел, безгә 30 сәгате дә җиңел булмады. Дөрес, программасын да алдан әзерләдек, безнең белән эфирга җырчылар, музыкантлар чыкты. Тамашачыларга да ошады, безне рухландырып, мактап, үсендереп тордылар. Тик эмоциональ киеренкелек, йокы килү, тел ару бер дә ансат түгел икән. Киләчәктә мондый марафонга алынырбыз микән, әйтә алмыйм.

- «Күңел»нең тагын бер яңа  проекты  халыкны кузгатты. «Безнең җырчы. Яңа буын» нидән гыйбарәт?

- Бу – яңа проект түгел. Һәвәскәр башкаручыларны барлау буенча «Чаллы ТВ» телеканалында тормышка ашырылган иде ул. Халыкка ничек чыгарга, танылырга белмәгән үзешчән талантлар өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Андыйлар бик  күп. «Күңел» радиосы яңа йолдызлар кабызырга да булышачак. Гаризалар Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә килде. Беренче турда 73 җырчы арасыннан 38ен сайлап алдык. Икенче турда 25 кеше калды. ТР атказанган сәнгать эшлеклеләре Әнәс Фәйрушин, Вәсим Әхмәтшин, танылган жырчылар Гөлдания Хәйруллина һәм Айзилә Вахитова составындагы жюри һәркемне игътибар белән тыңлады. Сәхнәдә җырлыйсы килгән кешеләр күп икән. Тик күбесенең яхшы музыкаль әзерлеге, фонограммалар яздыру мөмкинлеге юк. 17 апрельдә  «Энергетик» мәдәният сараенда «Безнең җырчы. Яңа буын» бәйгесенең йомгаклау концерты. Кыйммәтле бүләктән тыш  җиңүченең студиядә профессиональ дәрәҗәдә җыр яздыру мөмкинлеге булачак. Аның җырларын «Күңел» радиосы ротациягә алачак. Алдан ук әйтәсем килә, бәйге бик кызу булыр дип көтелә. Иң кызыгы – яңа җырчыларны сайлап алуда тамашачылар үзләре дә катнаша алачак.

- Ришат, улың Әмирхан да, сиңа охшап, сәнгатькә тартыла икән.

- Әмирхан кечкенә әле,  тиздән биш яшь тула. Аңа туганнан бирле гармун җене кагылган инде. Хәзер өйдә нинди генә музыка коралларында «уйнамый». Ансамбльләр оештырганда без дә булышабыз. Соңгы вакытта рәсем ясарга ярата. Без моңа сөенәбез, иҗатка тартылган бала начар булып  үсми ул.

- Гаиләңдә синең радио йолдызы булуыңа ничек карыйлар?

- Берәү дә миңа йолдыз дип карамый. Хатыным да, Балтач районының Кариле авылында яшәүче әти-әнием дә. Алып баручы булу – минем эшем. Бүгенге көндә яраткан эшем!

Резидә Юсупова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация