Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ризык кыйммәтләнде

Чаллы хакимиятеннән алынган мәгълүматлар буенча, шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр узган атнада гына якынча 1,9%тан 150%ка (!) кадәр артты. Көн саен табынга куела торган ризыкларга гына күз салыйк. Әйтик, "Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә күпләп сатып алу бәяләре арту сәбәпле, шәһәр кибетләрендә сөт, сөт ризыклары һәм атланмай - 8%ка, сыр 10-15%ка...

Чаллы хакимиятеннән алынган мәгълүматлар буенча, шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр узган атнада гына якынча 1,9%тан 150%ка (!) кадәр артты. Көн саен табынга куела торган ризыкларга гына күз салыйк. Әйтик, "Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә күпләп сатып алу бәяләре арту сәбәпле, шәһәр кибетләрендә сөт, сөт ризыклары һәм атланмай - 8%ка, сыр 10-15%ка кыйммәтләнде. Шулай ук он - 41%ка ("Пятерочка+"), дөге - 12%тан 35,4%ка ("Пятерочка+" - 17%, "Лента" - 19%, "Эссен" - 35,4%), карабодай ярмасы 6%тан 33%ка артты. Дөрес, кайбер эшләнмәләргә бәяне элеккеге дәрәҗәдә калдыручылар да бар. Әйтик, макарон эшләнмәләрен "Магнит" кибете - 6,5%ка, "Эссен" 8%ка арттырганда, "Чаллы икмәге" бер сумга да күтәрмәде. Ә иң югары "үсеш"не (150%ка) "Пятерочка+" кибете тәэмин итте.

Алга таба күпләргә "кризис" диетасына утырырга туры килмәгәе. Әйтик, узган бер атна дәвамында гына шикәр - 9%тан 28%ка, көнбагыш мае - 1,9%тан 11%ка, балык эшләнмәләре - 13,9%ка һәм балык консервалары 8,2%ка кыйммәтләнде. Сезонлы яшелчә продукциясе (бәрәңге, башлы суган, кәбестә, кыяр, кишер, томат) - 6%ка, җиләк-җимеш (алма, банан, виноград, апельсин, мандарин) 20%тан 30%ка кадәр күтәрелде. Йомырка да "үсүен" (5%тан 40%ка кадәр) дәвам итә. Әлеге продукцияне иң югары биеклеккә күтәрүчеләр арасында әлегә "Магнит" кибетенә тиңнәр юк. Казылык эшләнмәләре дә кунак өстәленә генә куя торган "деликатес"ка әйләнеп бара. Аңа бәяләр 10%ка артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев