Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген һәм «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2015» раллида җиңүләре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Р. Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың барлык әгъзалары адресына телеграмма җибәрде. «Сезнең барыгызны да чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер»...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген һәм «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2015» раллида җиңүләре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Р. Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың барлык әгъзалары адресына телеграмма җибәрде.

«Сезнең барыгызны да чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер» командасының чираттагы уңышы - «Дакар-2015» раллиендагы зур җиңүе белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. - Барыгызга да - спортчыларга, менеджерларга һәм белгечләргә, команда җитәкчелегенә һәм «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелегенә бердәмлегегез, югары профессиональлек һәм тырыш хезмәтегез өчен, искиткеч нәтиҗәләрегез һәм безнең республика, илебез белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм.

Бу мәртәбәле ярышларда җиңү яулаган экипажлар Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргиновка аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәм.

Киләчәктә команда тагын да күп җиңүләргә ирешер дип чын күңелемнән ышанам һәм сезгә спортта уңышлар, сәламәтлек һәм куелган максатларыгызга ирешүдә көч-куәт телим. Сез - иң яхшылар, яңа җиңүләр сезгә!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев