Сак булыгыз: рульдә исерекләр
Татарстанның полиция хезмәткәрләре журналистлар белән берлектә исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында юл һәлакәтләрен булдырмау өчен эшне тагын да көчәйтәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда республикада машина йөртүчеләр исерек килеш еш руль артына утыра башлаган. Моны саннар да дәлилли. Ел башыннан Татарстанда 7,1 мең шундый очрак теркәлгән. Алар исерек килеш ничә минут, ничә сәгать руль артында үткәргән икән?
Бу шоферлар әлеге халәттә күпме җәяүлеләрне һәм күрше якта килүче автомобилистларны куркыныч астына куйганнар.
Моны аңлар өчен ЮХИДИнең бер сводкасын уку җитә. Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 78 юл-транпорт һәлакәте булган, аларда 17 кеше үлгән, 111е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Уйлап кына карагыз: 17 кешенең гомере башкалар гаебе аркасында өзелгән, 111енең сәламәтлегенә зыян килгән. Коточкыч саннар!
Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары бу югалтуларның һәрберсен теркәп бара. Шуңа күрә дә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдылар. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләр күрсәтәчәкбез һәм алар белән видеоязмаларны социаль челтәрләрдә бастырачакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү мәҗбүри дип саныйбыз. Бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.
Искәртеп үтәбез, РФ административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, моның өчен ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.
РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Әйтергә кирәк, машинада гына түгел, мотоциклда, квадроциклда мондый халәттә йөрүчеләр байтак. Әле күптән түгел генә Татарстанның Югары Ослан районында тетрәндергеч фаҗига булды. Алкоголь эчемлекләр кулланган 52яшьлек хатын-кыз квадроцикл белән идарә итеп баласын югалтты.
Узган атнада Ульяновск шәһәрендә исерек йөк машинасы йөртүчесе гаебе белән бер гаиләдән дүрт кеше һәлак булды.
Иң аянычлы шул, исерек шоферлар аркасында бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелә.
Шәһәрдәшләребезнең исерек машина йөртүчеләрдән зыян күргәннәре бармы? Нинди җәза бирергә кирәк дип саныйлар? Сораштыруыбыз шуның хакта.
Мансур Хәсәнов, 58 яшь:
– Моннан берничә ел элек булды бу хәл. Орловка боҗрасын узганда, уң яктан килүче машинага юл бирергә туктадым. Шул вакытта арттан бер машина килеп бәрелде. Чыгып карасам, машинам арттан шактый гына яньчелгән. Теге машинадан бер егет чыкты да кесәмә акча тыкты, полиция чакырмауны үтенде. Үзеннән аракы исе аңкый. Мин инде берекемгә дә мөрәҗәгать итмәдем, чөнки ул биргән акча ремонтны капларга җитә иде. Иң аянычлысы шул: егет бит шундый хәлдә юлын дәвам итте, аның аркасында тагын кемнәр нинди зыян күргәнен белмибез шул. Мин гомерем буе шофер булып эшлим, беркайчан да исерек килеш рульгә утырганым булмады, чөнки аның ахыры начар тәмамлануын беләм. Минем өчен бу закон кебек: эчтең икән, машинаң гаражда тора. Җәзага килгәндә, мондый йөртүчеләргә аларның иң катысы булырга тиеш дип исәплим.
Илгиз Беляев, 35 яшь:
– Былтыр җәй көне җәяүлеләр кичүен узганда мине машина бәрде. Йөртүчесе урыннан качты, тик аны шаһитлар ярдәмендә таптылар, исерек булуын ачыкладылар. Сәламәтлегемә уртача зыян килгән иде, аягыма шунт куйдылар, ике атна хастаханәдә яттым. Ярый исән калдым, шунысына нык сөенәм. Тик бер әйбергә тынычлана алмыйм. Аның хокук бозулары административ буларак бәяләнде. Мин моның белән килешмим, ничек шулай була ала соң ул? Машина йөртүче исерек булган, ул кеше бәрдергән. Минемчә, андый шоферларның правасын гына алып түгел, ә үзләрен төрмәгә утыртырга кирәк. Бәлки, шул вакытта бәхетсезлек очраклары сирәгрәк булыр.
Зөлфия Гатина, 50 яшь:
– Элек әти-әни янына авылга атна саен кайта идек. Кайтканда рәхәт. Туган йорттан чыгып китү болай да авыр, өстәвенә 7 километрны үтеп, олы юлга чыгасы бар. Шуңа күрә кайтып җитүгә китүне кайгырта башлыйсың. Транспорт белешәсең. Берсендә машина таба алмагач, сеңелем белән җәяү киттек. Зират янына җиткәч, артыбыздан бер машина куып тотты һәм туктады. “Әйдәгез, апалар, озатып куям”, - дигәч, шатланып машинага утырдык.
Ул чокырлы юллардан сәгатенә 160 км тизлек белән китеп барды. Шуннан соң без аның салмыш икәнен аңладык. “Энем, зинһар өчен әкрен генә бар”, - дип, белгән догаларыбызны укый-укый, самолетта очкан кебек олы юлга чыгып җиттек. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, олы юлда машина туктатып, Чаллыга алып килде.
Игелекле булса да, ул авылдашыбыз спиртлы эчемлекләрне һаман да ярата. Әллә ничә тапкыр машинасын бәрдерде. Әти-әнисен дә тыңламый, кайвакытта атналар буе эчеп ята. Ярый әле теге юлы безне исән-сау юлга чыгарды. Ә бит шундый исерекләр аркасында юлларда күпме кешенең гомере өзелә.
Әдилә Гомәрова, 29 яшь:
– Кичә кич җәяүлеләр чатында юлны чыкканда, сул якта фаралары сүнгән машина тора иде. Юлның уртасына җиткәч, кинәт тавыш ишетелде. Карасам, бу машина выжылдап минем өскә килә. Тиз генә йөгереп китеп котылдым. Ярты сәгатьтән соң кафе яныннан узып барганда, шул ук машинаны күрдем. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: аннан аякларында да басып тора алмаган, көч-хәл белән нык исерек ике ир-ат чыкты. Болар белән нишләргә инде? Минмчә, исерек килеш рульгә утырган шоферларны гомерлеккә йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, ә үзләрен төрмәгә ябарга кирәк.
Динара, 19 яшь:
- Бу хәл узган елның сентябрь аенда булды. Без егетем белән беренче автомобилҗ юлының сул ягыннан машинада бара идек. Кинәт кенә уң яктан минем өстемә зур тизлек белән машина килгәнен күрәм. Кычкырып җибәрүем булды һәм машинабыз бер якка ауды. Шул килеш 100 метрлап чамасы бардык. Аллаһы тәгалә ничек саклаган безне, исән-сау калдык. Чыккач, йөртүченең исерек икәнен аңладык. 45 яшьлек ирнең туган көннән кайтып баруы икән. Әлбәттә, ул безнең машинаның ремонтын каплады. Тик иң гаҗәбе: ул штраф түләп кенә котылды. Һәм бер елга таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Бу бик йомшак җәза дип саныйм. Имеш, безнең сзламәтлеккә зыян килмәгән. Кеше үлгәч кенә каты җәза күрергә кирәк микән соң? Минем психологик халәтемне беркем дә белми. Атна буе кичләрен калтырап чыга идем. Берничә ай машинага утырырга курыктым, хәзер утырсам да, тизлек җыярга кыюлыгым җитми. Минем өчен гомерлек яра булып калды бу. Беркайда да дөреслек юк, шуңа күңел әрни. Минемчә, исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата җәза катырак булырга тиеш. Төрмәгә утыртсыннар, иректән мәхрүм итсеннәр. Чит кеше тормышын алырга аларның нинди хаклары бар?
Зөһрә ВӘЛИТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев