Сак булыгыз: яңа вирус яный
Windows операция системасының тагын бер йомшак ягы ачыкланды. $MFT сурәтен күчереп алырга тәкъдим иткән вирус сылтамасына күчү Windows 7, Windows 8 һәм Windows Vista системалырының эшен акрынайтырга яки туктатырга мөмкин, дип хәбәр итә ocnews.ru.
Сылтама буенча күчү системаның эшен акрынайтуы яки тулысынча туктатуы ихтимал, эшне дәвам итү өчен, аны сүндереп яңадан кабызырга кирәк. Система бик начар эшләргә, ә сүндереп кабызу нәтиҗәсендә «зәңгәр үлем экраны» пәйда булырга мөмкин. Мондый вируслар 90нчы елларда Windows 95 һәм 98 системаларына һөҗүм иткән иде инде. Windows 10 системасын кулланучылар әлегә мондый хәлгә юлыкмаса да, куркыныч янавын истән чыгармаска тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев