Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр көнендә яшь чаллылыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

Бүген, Шәһәр көнендә, яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды.

Бүген, Шәһәр көнендә, яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды. Тантаналар сараенда балаларны һәм аларның әти-әниләрен икеләтә бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.
«Бүген икеләтә бәйрәм. Без шәһәребезнең 91 нче туган көнен билгеләп үтәбез һәм 14 яше тулган яшь чаллыларга паспортлар тапшырабыз.
Кадерле балалар, без сезнең бу көнне, 2021 елның 10 августын, озакка истә калдыруыгызны телибез. Сезнең әти-әниләрегез һәм без, һичшиксез, бу минуттан сезнең иң матур һәм бөек дөнья илләренең берсе – Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булуыгызга шатланабыз.
Яр Чаллы - горурланырлык биографиясе булган зур күп милләтле илнең аерылгысыз өлеше. Бөтен дөнья сокланып күзәткән шәһәрдә туу һәркемгә дә насыйп булмый. Шәһәрнең дә, КАМАЗ заводлары комплексының да кыска вакыт эчендә төзелешен һәр кеше гаҗәпләнеп күзәткән. 30 мең кеше яшәгән танылмаган аграр шәһәрчектән Чаллы илнең эре сәнәгать үзәгенә әверелгән. Сез - 70 нче елларда башланган тарихның дәвамчылары. Берничә елдан сезнең сәләтегез, акылыгыз, үзегез сайлаган эшкә намуслы карашыгыз, шәһәребезнең данлы тарихын язуны дәвам итәр дип ышанабыз.
Бүген без сезгә Яр Чаллы энциклопедиясен бүләк итәбез. Анда сез туган шәһәрегез турында күп кенә кызыклы һәм файдалы фактлар тупланган», - диде мэр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация