Шәһәр транспортында йөргән өчен бәя артты
Бүгеннән башлап (29 май) Чаллыда шәһәр транспортында йөргән өчен билет бәяләре артты. Җәмәгать автобусында булсынмы, трамвайда барган өченме, хәзер 22 сум түләргә туры килә. Бу бәя шәхси эшмәкәрләр хуҗа булган кече автобусларда да шулай. Шунысы яхшы түгел, автобусларда йөргән өчен бәяләр артуга карап, таксистлар да тарифны күтәргәннәр. Транспортта билет хакы...
Бүгеннән башлап (29 май) Чаллыда шәһәр транспортында йөргән өчен билет бәяләре артты. Җәмәгать автобусында булсынмы, трамвайда барган өченме, хәзер 22 сум түләргә туры килә. Бу бәя шәхси эшмәкәрләр хуҗа булган кече автобусларда да шулай. Шунысы яхшы түгел, автобусларда йөргән өчен бәяләр артуга карап, таксистлар да тарифны күтәргәннәр.
Транспортта билет хакы ару белән бәйле тагы бер факт: җәмәгать транспорты кондукторлары валидаторларның һаман элеккечә транспорт картасыннан 20 сум гына алып калуларын әйтәләр. Димәк бу "акыллы" приборларның программасын әле үзгәртергә җитешмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев