Шәһәрдәшләребез үз йортларыннан канәгать
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты зур һәм уртача шәһәрләрдә торак-коммуналь хуҗалыгы торышына кулланучы фикерен ачыклаган һәм нәтиҗәләрне үз сайтында урнаштырган. Чаллыда яшәүче респондентларның 78 проценты үзләре яшәгән йортларның торышы белән канәгать, шәһәрне төзекләндерү - сораштырылган кешеләрнең 88 процентын, ТКХ - 72 ; төзелүче йортлар күләме - 94 процентын канәгатьләндерә икән.
Чаллылыларның 91 проценты шәһәрдә яшәү шартлары әйбәт, дип саный. Рейтинг төзү өчен 600 кеше фикере исәпкә алынган. Кулланучылар тарафыннан шундый ук югары бәяне Төмән, Грозный, Краснодар, Красноярск шәһәрләре торак-коммуналь хуҗалыклары да алган. Рейтингның соңгы баскычларында Волгоград, Владивосток, Махачкала, Омск шәһәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев