Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Скрипкачы Динә Закирова: «Әниемнең хыялын тормышка ашырдым»

"Мин гимназиядә татар теленнән тыш төгәл фәннәрне дә туган телебездә укыдым. Хыялыма ирешүдә татарча белем алуым, ана телемдә фикерләвем киртә булмады".

Чал­лы – та­лант­лар­га бай шә­һәр. Без­дә җыр­чы­лар, би­ю­че­ләр, му­зы­кант­лар күп. Скрипкачы Ди­нә За­ки­ро­ва талантлы булуы өстенә, зыялылыгы, милләтебезгә тугрылыгы белән дә аерылып тора. 54нче татар гимназиясендә укып, зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган, бүгенге көндә талантлы скрипкачы дәрәҗәсенә  ирешкән, республиканың Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ди­нә Ильяс кызы Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге татар дәүләт ака­де­мия те­ат­ры оркестрында эш­ли, матур чыгышлары белән эстрада артистларының концертларын бизи. Вакыты тыгыз булса да, ул газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкинлек тапты.

– Динә, сезнең музыкант булуыгызда әти-әниегезнең роле зур булгандыр?

– Ба­ла­лар әти-әни­лә­ре­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­ра, ди­ләр бит. Ми­нем бе­лән дә шу­лай ки­леп чык­ты. Кеч­ке­нә­дән скрип­ка­га га­шыйк әни­ем, Мөс­лим­дә бу уен ко­ра­лын­да уй­нар­га өй­рә­нү мөм­кин­ле­ге бул­ма­гач, ба­ян сый­ны­фын­да укыган. Әм­ма скрип­ка­га мә­хәб­бә­те ки­ме­мә­гән аның. Ул кон­сер­ва­то­ри­я­дә укыр­га да хы­ял­лан­ган. Тик бу хы­я­лы тор­мыш­ка аш­ма­ган, Әл­мәт му­зы­ка учили­ще­сын тә­мам­лап, ки­я­ү­гә чы­гып, үзен ба­ла­лар­да сән­гать­кә мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­ү­гә ба­гыш­ла­ган. Әнием кызының скрипкачы булуын теләде һәм мине скрип­ка сый­ны­фы­на укыр­га бирделәр. Аннары әни­ем үзе­нә дә скрип­ка са­тып алып, ми­нем бе­лән бер­гә этюд, гам­ма­ны өй­рән­де. Мин исә кадерлеләрем­нең ки­ңә­ше һәм яр­дә­ме бе­лән му­зы­ка мәк­тә­бен, Чал­лы му­зы­ка учили­ще­сын, Ка­зан дә­ү­ләт кон­сер­ва­то­ри­я­сен тә­мам­лап, әни­ем­нең балачак хы­я­лын тор­мыш­ка ашыр­дым.

– Ди­нә, еш кы­на ба­ла­лар ике мәк­тәп­тә дә укыр­га өл­гер­мим дип, му­зы­ка мәк­тә­бен таш­лар­га те­ли­ләр. Сез­дә дә ан­дый те­ләк бул­ма­ды­мы?

– Булды. Яр­ты ел му­зы­ка мәк­тә­бе­нә йөр­мә­дем. Ал­лаһка шө­кер, әти-әни­ем ми­ңа йом­шак­лык күр­сәт­мә­де: «Көз­дән нык­лап му­зы­ка мәк­тә­бен­дә уку­ың­ны дә­вам итә­сең!» – ди­де­ләр. Ба­ла му­зы­ка мәк­тә­бен­дә укый­мы, өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­сен­дә кул эше белән шө­гыль­ләнә­ме, ата-ана ба­ла­сы­на ка­ра­та та­ләп­чән бу­лыр­га ти­еш. Әни минем музыка мәктәбендә укуымны ныклы контрольдә тотты. Мин әти-әни­ем­нең ва­кы­тын­да нык­лы ка­рар ка­бул итүе нә­ти­җә­сен­дә бү­ген­ге дәрәҗәгә ирештем. Хә­зер мин тор­мы­шым­ны скрип­ка­сыз күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мыйм. Миңа дөрес һөнәр сайларга ярдәм иткән өчен мин әниемә гомерем буена рәхмәтле.

– Әниегез, Диләрә ханым, бик күп балаларда татар музыкасына, уен коралларына мәхәббәт тәрбияләде.

– Ул, 13нче сәнгать мәктәбе ачылганнан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшләде. Балаларның яраткан укытучысы булды. Ул йомшаклыгы, сабырлыгы һәм дөрес белем бирүе белән балаларны музыка уен коралларына гашыйк итте. Аның бер укучысы да музыка уен коралын ташламады. Казанда терапевт-кардиолог булып эшләүче укучысы Ленар Кашапов, кечкенә Алмаз һәм башкаларның хәзер дә әниемне җылы яктан искә алулары минем өчен рәхәт. Мондый җылы сүзләр әниемнең рухына дога булып барсын иде. 

– Ата-ана­лар ара­сын­да та­тар­ча укы­ган ба­лага юга­ры бе­лем алу авыр, дигән ялгыш фикер йө­ри. Ә сез та­тар гим­на­зи­я­сен­дә укып, кон­сер­ва­то­рия тә­мам­лап, та­ныл­ган скрип­ка­чы дә­рә­җә­се­нә иреш­те­гез...

– Мин гимназиядә татар теленнән тыш төгәл фәннәрне дә татарча укыдым. Әмма хыялыма ирешүдә татарча укуым, ана телемдә фикерләвем киртә булмады. Ал­лаһка шө­кер, юлым­да гел әй­бәт укы­ту­чы­лар оч­ра­ды. Гим­на­зи­я­дән соң, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын­да Ве­ро­ни­ка Яку­ни­на­да скрип­ка сый­ны­фын­да укы­дым. Чал­лы­да гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да бил­ге­ле шә­хес Ил­шат Нургалимов, мине беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгарды. Ул ми­нем өчен мах­сус ро­манс яз­ды. Мин аны хә­зер дә клас­сик кон­церт­лар­да уй­ныйм һәм Ил­шат абый­ның як­ты ру­хы­на ба­гыш­лыйм. Ты­рыш­лык бул­ган­да, та­тар те­лен­дә уку гы­на мак­сат­ка ире­шү юлын­да кир­тә бу­ла ал­мый. Ал­лаһка шө­кер, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын­да төп­ле бе­лем бир­де­ләр. Ан­нан соң кон­сер­ва­то­ри­я­дә уку бер дә авыр бул­ма­ды. Учи­ли­ще­ның соң­гы кур­сын­да укы­ган­да мин кон­сер­ва­то­ри­я­гә Ма­рат Әх­мә­тов­ка әзерлек курсларына йө­рдем. Ул дә­рес­ләр­не та­тар те­лен­дә алып бар­ды. Бу – та­тар мо­хи­тендә тәр­би­я­лән­гән, укы­ган ба­ла өчен зур бә­хет. Ма­рат абый кон­сер­ва­то­ри­я­дә укы­ган­да ми­ңа та­тар ком­по­зи­тор­ла­ры­ның әсәр­лә­рен өй­рә­нер­гә һәм уй­нар­га мөм­кин­лек бир­де. Татар ком­по­зи­тор­ла­рының әсәр­лә­ре баш­ка мил­ләт ком­по­зи­тор­ла­ры әсәр­лә­рен­нән бер дә ким тү­гел. Мәр­хүм про­фес­сор Ва­дим Афа­нась­ев, та­тар ак­цен­ты бе­лән уй­на­ган­га­дыр ин­де, ми­нем ту­ры­да: «Бах­ны та­тар­ча уй­ный», – дия иде.

Г. Ка­мал те­ат­ры­на эш­кә ни­чек ур­наш­ты­гыз?

Мин кон­сер­ва­то­ри­я­дә укы­ган­да ук Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге та­тар дә­ү­ләт ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ләдем. Кеч­ке­нә­дән те­атр­га га­шыйк ке­ше­нең мәш­һүр те­атр­га эш­кә ур­на­шуы үзе бер мог­җи­за. Мон­да ми­не Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се Фо­ат Әбү­бә­ке­ров үз ка­на­ты ас­ты­на ал­ды. Ул ми­ңа оркестр­да уй­нау тәҗ­ри­бә­сен өй­рәт­те.

Тормыш иптәшең Ил­нур бе­лән ничек таныштыгыз?

– Аны 2008 ел­дан бир­ле бе­ләм. Ул тый­нак, җит­ди ке­ше. Ша­яр­мый да иде. 2010 ел­га ка­дәр аны өй­лән­гән ке­ше­дер, дип йөр­дем. Баш­тагы мәлләрдә «Исән­ме­сез», дип ке­нә исән­ләш­тек. Мин «Ал­ка­нат» рок төр­ке­ме со­лис­ты идем. Ә Ил­нур әле­ге төр­кем­ фа­на­ты. Бер көн­не ми­ңа СМС кил­де. Ан­да «Ал­ка­нат» төр­ке­ме­нең чи­рат­та­гы кон­цер­ты кай­чан бу­ла? Ка­мал­дан Ил­нур», –  ди­ел­гән иде. Ме­нә шун­нан соң, яр­ты ел дус­ла­шып йөр­дек тә, өй­лә­неш­тек. Ил­нур биш ва­кыт на­маз укый тор­ган ыша­ныч­лы һәм җа­вап­лы ке­ше. Әти­се­нә охша­ган акыллы, тырыш кы­зыбыз үсеп килә.  

– Зәлия бик матур татарча сөйләшә. Кайсы мәктәптә укый? Ул да сәнгать юлыннан китәрме икән? Музыка мәктәбенә бирмисезме?

– Без үзара һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Зәлия шуны күреп үсте. Миңа татар гаиләләрендәге балаларның әти-әниләренә «папа», «мама» дип эндәшүләре аңлашылып бетми. Аллаһка шөкер, безнең кызыбыз – ана телендә сөйләшә, тыныч, тыңлаучан, һәр нәрсәне үзе белеп эшли торган бала. Татарча белем бирә торган гимназиядә укый. «ШаянТВ»да тапшырулар алып бара. «Бакчачы» тапшыруын халык та, үзебез дә бик яраттык. Зәлия – театр тузанын иснәп үскән бала булганга театрны ярата. 3-4 яшеннән «Зәңгәр шәл» спектаклендә –  күмәк күренештә, аннары «Сагынырсызмы?»да – бала, «Кышкы әкият»тә кечкенә батыр рольләрен уйнады. «Без» театр студиясенә яратып йөри.  Әле музыка мәктәбенә бирмәдек, Зәлиянең буш вакыты юк диярлек. Үземнең дә оркестрда эшем артты. Шулай да баланы музыка яисә рәсем сәнгате мәктәбенә йөртергә кирәк, дип саныйм, чөнки бармаклар белән эшләү – кече моторика баш миенә йогынты ясый. Музыка мәктәбендә укыган балалар профессионал музыкант булмасалар да, гадәттә тиз уйлый, тиз эшли торган, зыялы шәхесләр була. 

– Сез бер­ни­чә җир­дә эш­ли­сез, га­и­лә­гез­не тәм­ле ри­зык­лар бе­лән дә сый­лый­сыз, тү­бә­тәй, кал­фак­лар да чи­гә­сез... бар­сы­на да ни­чек өл­ге­рә­сез?

– Сәх­нә об­ра­зым­ны ту­лы­лан­ды­ру өчен кал­фак­лар чи­гәр­гә то­тын­дым. Моңа кадәр ба­ла­га уен­чык­лар бәй­лә­ү­дән баш­ка кул эшен бел­ми идем. Хә­зер кал­фак, тү­бә­тәй­ләр­не үзем те­гәм, үзем сәй­лән бе­лән чи­гәм, таш­лар бе­лән би­зим. Һәрь­як­тан ка­мил бу­лып үсәр өчен, күп нәр­сә­не эш­ли бе­лү за­рур. Шуңа күрә бар нәрсәгә өлгерергә тырышам.

– «Җыр­лыйк әле» те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­ын­да сез­нең скрип­ка­да уй­на­вы­гыз нур өс­те­нә нур диярә була. Әле­ге тап­шы­ру­га үзләре чакырдылармы?

Бу тап­шы­ру­га элә­гү­ем дә – Ал­ла­һы Тә­га­лә бү­лә­ге. Тап­шы­ру­ның ав­то­ры Нә­җип Бәд­рет­ди­нов­ны төш­тә күр­гән идем. Икен­че көн­не ул ми­не эшкә ча­кыр­ды. Бак­саң, аңа фи­лар­мо­ни­я­дә кадр­лар бү­ле­ген­дә эш­лә­ү­че ха­ты­ны Гөл­чи­рә апа ми­не тәкъ­дим ит­кән икән. Тормышым пазл ке­бек җы­е­ла, ва­кы­тын­да «әйе», дип әй­тер­гә ге­нә ки­рәк.

– «Җыр­лыйк әле» тап­шы­руының  популярлыгының се­ре ни­дә?

Тап­шы­руның иҗат төркеме үз эше­нең ос­та­ла­рын берләштерә. Алар бе­лән талантлы ре­жис­сер Гү­зәл Вә­лиәх­мә­това җи­тәк­че­лек итә. Әйе, тапшыруны ха­лык яра­тып ка­рый, ми­ңа да уңай фи­кер­ләр яза­лар. Сез­нең скрип­ка­да уй­на­вы­гыз­ны ярат­кан­га, ба­лам­ны му­зы­ка мәк­тә­бе­нә бир­дем, ди­ю­че­ләр күп... Мон­дый хат­лар уку сө­е­неч, ди­мәк, мин үз һө­нә­ре­мә ба­ла­лар­да мә­хәб­бәт тәр­би­я­лим.

Ди­нә бү­ген­ге ха­лә­те­гез­не ни­чек бә­я­ли­сез?

Ал­лаһ­ка шө­кер, мин әти-әни­ем­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­рып, яраткан эшемне башкарам. Бөтен җирдә милли киемнәрдән, скрипкада татар көйләре уйныйм. Иҗатымны социаль челтәрләрдә дә алып барам. Тамашачыларым үзләренең фикерләрен язалар. Аллаһка шөкер, начар сүзләр язучылар юк. Күбрәк рәхмәт әйтәләр, скрипкада әсәрләр уйнаганда киңәшләр сораучылар күп. Мин аларга ярдәм итәргә тырышам. Әти­ем, энем исән-сау, ярат­кан эшем бар, ирем – нык­лы те­рә­гем, барыбызны да уңышлары белән сөендереп, мә­хәб­бәт җи­ме­ше­без – кы­зы­быз үсеп ки­лә. Бо­лар­ның ба­ры­сы өчен мин, Ал­ла­һы Тә­га­лә­гә рәх­мәт­ле­мен. Ки­лә­чәк­тә дә яр­дә­мен­нән таш­ла­ма­сын иде ул без­не. Мин беркайчан да ке­ше­ләр­гә «юк» ди­мим, һәр­ва­кыт «әйе» дип җа­вап би­рәм. Бәйрәмнәрдә буш­лай да уйныйм. Бү­ген, мә­сә­лән, буш­лай уй­нап, ке­ше­ләр­не сө­ен­дер­сәм, әле­ге ча­ра­да яңа дус­лар та­бып, ир­тә­гә хез­мә­тем бә­я­лә­нә. Мин баш­та ке­ше­ләр­не, ан­на­ры гы­на үзем­не кай­гыр­там. Кылган игелекләрне Аллаһы Тәгалә үзеңә меңе белән арттырып кайтара бит ул.

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ГА­ЛИМ

(Фотолар Динә Закированың шәхси архивыннан алынды)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация