Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Соңгы кыңгырау"

Чаллы мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Шәһәребездә 5079 укучы 9-нчы, 2004 егет һәм кыз 11-нче сыйныфны тәмамлый.

30-нчы мәктәптә бу бәйрәм быел беренче тапкыр  үткәрелә.  Биредә 60 укучы 11-нче сыйныфны, 170 укучы 9-нчы сыйныфны тәмамлый. 

Аларны котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова килде.

Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын чын күңелдән бу бәйрәм белән котладылар, аларга имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, сайлаган уку йортларында белем алырга язсын дип теләделәр. 

Карина Гыйлманова 11 И инженер-математик сыйныфында укыды. Ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 

- Миңа бүген бик моңсу, чөнки мин яраткан укытучыларым, дусларым белән саубуллашам, - ди ул. – Аеруча сыйныф җитәкчем Людмила Абрамовна Панованы сагыначакмын, безнең өчен ул икенче әни кебек булды. Киләчәктә тормышымны математика һәм информатика белән бәйләргә телим. Казан дәүләт федераль университетка математика бүлегенә керергә планлаштырам.

Диана Баева 11 М медицина сыйныфында укыды. Ул махсус бу мәктәпкә 10 сыйныфка килгән. Киләчәктә тормышын медицина белән бәйләргә ниятли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация