Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Альтернатив хезмәт: почта, шифаханә яисә морг

«Шәһри Чаллы» газетасына язылып та, аны укырга тилмерүчеләр күп. Редакциябезгә икенче төркем инвалид Роза Вәлиева мөрәҗәгать итте.

– Яңа елның ике атнасы үтте, дүрт газета чыкты, берсен дә күргәнем юк әле. Нинди хәл соң бу? Әллә почтада адресымны дөрес язмадылармы? «Шәһри Чаллы»мны укырга тилмерәм. Язылыр җиреңнән язылмаслык итәләр бит инде, – дип зарлана ул.
Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан без Чаллы шәһәре Почтамты башлыгы Тимофей Долголевка чыктык. 
– Чаллыда почтальоннар җитми, шуңа күрә без эшкә армия хезмәтен альтернатив юл белән үтүче егетләрне кабул итә башладык. Бүгенге көндә шәһәрдә шундый 10 «солдат» эшли. Бәлки, бу ханым торучы йортка әлегә кеше табылмагандыр, – диде Тимофей Валерьевич. 
Роза ханым 35нче комплекста яши. Аның йорты Раскольников урамында урнашкан 38нче почта бүлегенә карый. Әлеге элемтә бүлеге башлыгы Наталия Красильникова әйтүенчә, аның карамагында шундый 3 «солдат» хезмәт куя. 
– Кызганычка каршы, бу егетләрнең эшеннән зарланучылар бик күп. Юньләп эшләмиләр. Күпме докладной, претензияләр яздым, бернинди үзгәреш тә юк. Извещениеләр, квитанцияләр, газета-журналлар – берсен дә тиешенчә таратмыйлар. Баш бәласе минем өчен алар, – ди почта бүлеге башлыгы.
Егетләр рәсми төстә эшкә алынган. Алар иртәнге 10нан кичке сәгать 7гә кадәр эшләргә тиеш, шуның өчен тулы хезмәт хакы алалар. 
Почтальон-солдатларның берсе – Георгий Волосатов. Ул техник көллиятне бетергәч, армиягә повестка алган. 
– Хезмәт итәргә миңа динем рөхсәт итми. Мин чиркәүгә йөрим, кулыма корал алырга ярамый. Шуңа күрә военкоматта альтернатив хезмәт сорап гариза яздым. Комиссия карагач, 1нче декабрьдән биредә эшлим, – ди Георгий. 
Георгий әйтүенчә, альтернатив хезмәт итәргә теләүчеләргә почтадан тыш шифаханәдә һәм моргта эшләргә тәкъдим итәләр.
Эштән баш тартсалар, армиядән баш тартучы буласың, бу инде җинаять эше дип санала. 
Георгий 35, 37нче комплексларга хезмәт күрсәтә. 
– Участогым бик зур, эш шартлары бөтенләй юк. Иң беренче проблема – домофон ачкычлары. Аларны безгә бирмиләр, үзегез ясагыз, диләр. Мин 15 мең хезмәт хакы алам, шуларга ачкыч та ясатырга тиешмени? – дип зарлана ул. Җитмәсә, сортировщик та юк икән. 
– Квитанцияләр, извещениеләрне аерып өлгереп булмый, өйгә алып кайтып эшлим. Кайберләренең сроклары өч кенә көн, тиз арада таратып бетерергә дә кирәк, – ди Георгий. 
Егет Казан дәүләт федераль университетында читтән торып белем ала. 
– Сессиягә дә җибәрмәделәр. Менә зачеттан кайтып киләм, сәгать дүртенче яртыда яңадан дәрескә барырга кирәк, – ди ул.
Роза ханымның йорты чынлап та Георгий карамагында. Тик солдат-почтальон ни өчен газета алып килмәгәнен генә аңлата алмады. 

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация