Суда, суда йөзә аласызмы?
Җәй җитсә, республиканың төрле төбәкләрендә кешеләрнең батып үлүләре турында хәбәрләрне ишетеп, тетрәнәбез. Яшүсмерләр һәм балалар үлеме аеруча аяныч. Коену сезоны башланганнан бирле мондый кайгы республикадагы 39 гаиләгә килде. Бер бала да батып үлде. Чаллыда 3 кешенең гомере өзелгән.
Сишәмбе көнне Мәләкәс елгасында Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көймәдән суга егылып төшеп бата башлаган балыкчыны коткарган. Ир-ат дусты белән балыкка килгән булган. Шунда ук бата язган ханымны да коткарганнар.
Хәзер балыкчыларга, көймәдә коткару жилеты булмаганлыктан, 15 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, фаҗигагә гадәттә спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләр юлыга.
Шәһәребезнең Үзәк урамындагы һәм Чулман буенда һәм “Сандали” комлыгында коткаручылар эшли. Алар махсус курсларда белем алганнар.
Һава температурасының югары күтәрелүе, кешеләрне тиешсез урыннарда да су керергә мәҗбүр итә.
Шуңа күрә суга кергәндә үзеңә һәм якындагы кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәк.
Әбүзәр Әзгамович әйтүенчә, кешенең батуын аңлау җиңел түгел, чөнки ул ярдәм сорап кычкырмый, куллары белән суда чәбәләнми. Шунлыктан янәшәдәгеләр үзләреннән берничә метр гына ераклыкта кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗ булуын күз алдына да китерми. Димәк, кешенең суда батканын күрәсез икән, шундук ярдәмгә ташланырга ярамый! Башта үз хәлеңә, көчеңә, күнекмәләреңә аек акыл белән бәя бирергә кирәк. Куркып, каушап калган кеше үзен коткаручыны да батырырга мөмкин. Үз көчегезгә ышанмыйсыз икән, суга кермәгез. Тирә-якны карагыз - еш кына җиһазландырылган пляжларда коткаручылар бар.
Батучы янына арттан йөзеп килергә кирәк. Болай эшләү кешенең инстинкт буенча ярдәмчегә ябышып, аны төпкә сөйрәү ихтималын киметә. Зыян күрүчене җилкәсеннән эләктереп алыгыз һәм аның ияген судан өстәрәк тотарга тырышыгыз.
Батучыны яны белән әкренләп ярга таба тартыгыз. Бу аңа әйләнергә һәм су йотарга мөмкинлек бирмәячәк, шулай ук үзегезнең иминлекне дә тәэмин итәчәк.
Кайвакыт батучы үзенә ярдәм итүчегә бар көченә ябыша. Әгәр батучы сезне аягыгыздан эләктергән яки алдан “кочаклаган” икән, аны этеп җибәрегез. Бу бераз хәл алырга һәм кешегә үзен дә, сезне дә сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Көчле дулкыннар булганда кешене бер кул белән күкрәгеннән аркылыга эләктереп алырга һәм йөзе белән суга капланмавын күзәтергә кирәк.
Ярга чыгаргач кешене шундук яны белән яткырыгыз, аяклары тездән бөгелгән, ә башы гәүдәсеннән түбәнрәк булырга тиеш. Ярга алып чыккач та янаган куркыныч - тыгылган тын юллары. Үпкәгә су, ком яки ләм эләккән булырга мөмкин. Бу очракта бармакны кулъяулык яки берәр тукыма белән урагыз да зыян күрүченең авыз эчен чистартыгыз, тиз-тиз генә гәүдәсенә баскалагыз.
Зыян күрүче суламый икән, авызны авызга яки борынга куеп, ясалма сулыш бирергә кирәк. Башта минутына 17 тапкыр ешлыкта марля яки яулык аркылы сулыш бирергә кирәк.
Кешенең йөрәге типми башласа, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга һәм ясалма сулыш бирүне йөрәккә туры булмаган массаж белән аралаштырырга кирәк. Сулыш бирү арасында күкрәккә 3-4 тапкыр басып аласы. Коткаручылар моны ике кеше эшләсә, яхшырак дип киңәш итә.
Табиблар: “Көзән җыеру да паникага бирелүгә сәбәп түгел. Бу очракта су астына төшәргә, аякны турайтырга һәм баш бармактан тотып, көчәнеп, табанны үзеңә таба тартырга кирәк. Шуннан соң кеше аяклары белән хәрәкәтләнә һәм ярга йөзеп чыга”, -диләр.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов халыкны суда сак булырга, таныш булмаган җирләрдә су кермәскә һәм дисциплинаны сакларга куша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев