Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар эшкуарларын Россиянең һәр почмагында беләләр

Татар эшкуарлары потенциалы бөтен Россиягә мәгълүм. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» комплексында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Россия татар авыллары»...

Татар эшкуарлары потенциалы бөтен Россиягә мәгълүм. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» комплексында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.

Бу көнне Татарстан агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов Нурлат, Балык Бистәсе, Зеленодольск һәм республиканың башка мунициципаль районнары фермерлары экспозициясе белән танышты. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән әңгәмә барышында Татарстан Президенты төргәк материалның мөһимлеген тагын бер кабат искә төшерде.

Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында Татарстан Президенты форум форматының бизнес-сектордагы кыен проблемаларны хәл итүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

- Татар эшкуарларын, җаваплы һәм үз эшенә бирелгән кешеләр буларак, Россиянең барлык регионнарында да беләләр. Үз проектларыгызны үстереп, сез ватандашларыгызга да ярдәм итәргә онытмыйсыз: мәчетләр салдырасыз, авылларны төзекләндерүдә ярдәм итәсез, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген масштаблы глобализация процесслары авыл җиреннең киләчәген, димәк, татар милләтенең үзенчәлеген дә: телен, мәдәниятен һәм традицияләрен шик астына куя. Шуңа күрә кешеләрне авылда яшәтү мөмкинлекләрен табарга кирәк.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу Россиянең төрле регионнарындагы татар бизнесменнары белән диалогны ныгытырга ярдәм итәчәк.

«Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов Интернетта махсуслаштырылган сайт булдырырга тәкъдим итте. Анда татар бизнесменнары мәгълүмат алмаша, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыкларны карап бара алыр һәм үзара килешүләр төзер иде, дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм мондый проектны гамәлгә ашырып булыр, диде.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов иң яхшы татар эшкуарларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

Бу форумга Россиянең дистәләгән регионыннан 500дән артык кече бизнес, фермар хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре килгән иде. Быел җыенның төп максаты - импортны алмаштыруга, агротуризмны һәм авыл җирендә традицион тормыш рәвешен үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев