Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда беренче тапкыр!

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә хирургик тәэсирне минимум дәрәҗәдә куллану юлы белән йөрәкнең митраль клапанына операцияләр ясалды. Чаллы хирургларына әлеге операцияләрне яңа технология нигезендә башкарырга Новосибирск кан әйләнеше патологиясе фәнни тикшеренү институтының яңа хирургик технологияләр үзәге белгечләре булышты. Әлеге методика йөрәк клапанын күкрәк куышлыгын ачмыйча гына (кисешнең озынлыгы нибары 5...

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә хирургик тәэсирне минимум дәрәҗәдә куллану юлы белән йөрәкнең митраль клапанына операцияләр ясалды. Чаллы хирургларына әлеге операцияләрне яңа технология нигезендә башкарырга Новосибирск кан әйләнеше патологиясе фәнни тикшеренү институтының яңа хирургик технологияләр үзәге белгечләре булышты.

Әлеге методика йөрәк клапанын күкрәк куышлыгын ачмыйча гына (кисешнең озынлыгы нибары 5 сантиметр) алмаштыру мөмкинлеген бирәчәк.

Новосибирск үзәге хирургы Александр Богачев - мондый операцияне Россиядә беренчеләрдән булып үзләштергән белгеч. "Күкрәк куышлыгын ачып, кабыргаларны кисеп ясалган операциядән соң реабилитация чорын пациент, кагыйдә буларак, бик авырлык белән һәм шактый озак кичерә. Ә менә яңа технология, киресенчә, операцияне җиңелрәк үткәрү мөмкинлеген бирә. Шулай ук авыру да тизрәк сихәтләнә. Һәм, әлбәттә, дәвалауның косметик ягын да исәпкә алырга кирәк. Бигрәк тә бу яшьләр өчен бик мөһим. Яр Чаллы табибларының яңа технологияләрне үзләштерүгә беренчеләрдән булып алынуларын хупларга гына кирәк", - дип ассызыклады танылган кардиохирург.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X