Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Көн темасы

Тет­рән­дер­геч фаҗига: ба­ла­лар­ны югалт­тык

Башкаладагы  вакыйгага бәйле төстә республика мәктәпләрендә катгый саклану чаралары күрелә башлады. 

Бүген, 11 майда иртәнге сәгать ун тирәсендә Казанның 175 нче гимназиясендә коточкыч фаҗига булды. 19 яшьлек егет корал белән кереп бер сыйныфта ату оештырды. Террорчы кулыннан тугыз кеше һәлак булды. 21 кеше яраланып хастаханәләргә озатылды – 18е балалар. Табиблар алты кешенең хәле авыр дип белдерде. Һөҗүм итүче егет кулга алынды. Гимназиядә хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Фаҗига урынына килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга уңаеннан тирән борчылып ата-аналарның кайгысын уртаклашты. “Бер гөнаһсыз сабыйларны югалттык”,- диде ул. РФ Президенты Владимир Путин да татарстанлыларның кайгысын уртаклашты. Фаҗигадә зыян күрүче гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк  дип белдерде.

Башкаладагы  вакыйгага бәйле төстә республика мәктәпләрендә катгый саклану чаралары күрелә башлады.  Бүгеннән башлап балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, мәктәптән тыш белем бирү, спорт, медицина учреждениеләрендә катгый пропуск режимы кертелә һәм саклану чаралары көчәйтеләчәк. Татарстан Президенты карары белән 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация