Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән маршрутларга зур автобуслар чыга

Февраль аенда шәһәр халкы түземсезлек белән көткән зур автобуслар пассажирларны йөртә башлаячак. Беренче булып 22нче һәм 26нчы маршрутлар уртача һәм зур автобуслар белән тулыланачак.

Башкарма комитет 22нче һәм 26нчы маршрутларны электрон аукционга куйды. Бәйге документларыннан күренгәнчә, һәр линиягә 23әр автобус биреләчәк. Гаризалар 2 февральгә кадәр кабул ителә.  Җиңүче 3 февральдә билгеле булачак. Автобуслар экологик класслы ЕВРО-4 двигательле, аларга 60 кеше сыя. Автобуслар иртәнге 5тән кичке 11гә кадәр халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш.

Узган ел ахырында шәһәргә Мәскәүдән 40 ЛиАЗ автобусы кайтарылуы турында хәбәр иткән идек инде. Алар документ эшләре тәмамлангач, февральдә маршрутларга чыгачак. 

  • Без Мәскәүдән кирәкле документлар кайтып җиткәнен көтәбез. Аннары автобусларны теркәп, линияләргә җибәрәчәкбез. Бүгенге көндә автобусларга техник ревизия ясап, аларны кануннар буенча тиешле дәрәҗәгә җиткерәбез. Кимчелекләр булса, ремонтлыйбыз, - ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Димәк, якын киләчәктә шәһәр урамнарында зур автобуслар хәрәкәте яңартылачак. “Декабрь ахырында Чаллыга зур автобуслар кайта дигән хәбәрне ишетеп шатланган идек инде. Аллаһының рәхмәте яусын, җитәкчеләр сүзләрендә торды. Без, балалы кешеләргә газельләрдә йөрергә бик авыр. Автобуслар тизрәк маршрутларга чыксын иде”, - ди Мәләкәс аръягында яшәүче ике бала әнисе Гүзәлия Гайнетдинова.

“Татарстанның икенче зур шәһәре Чаллыда җәмәгать транспорты мәсьәләсен ТР Президенты үзенең контролендә тотсын иде. Рөстәм Нургалиевич, башка өлкәләрдә шәһәребезгә даими ярдәм итә, Чаллыны зур автобуслар белән тәэмин итәргә дә булышсын иде”, - ди лаеклы ялдагы Рәисә Гарифова.

Шәһәрдәшебез Фәнис Нуруллин халыкны автобусларга өстенлек бирергә чакыра. “Наил Мәһдиев Чаллыга килгәч тә,  урамнарга пассажирлар йөртү өчен автобуслар җибәрде. Тик алар ярым буш йөрде, чөнки халык 5-10 минут тизрәк барам дип, “Газель”ләргә ешрак утырды. Автобуслар йөргән маршрутлардан “Газель”ләрне алсалар тагын да яхшы булыр иде”, - ди ул.

Ничек кенә булмасын: шәһәр урамнарына автобусларны кайтару - кирәкле эш. Тик алар “НЕФАЗ”лар кебек кыска гомерле булмыйча, халыкка озак еллар хезмәт күрсәтсеннәр иде.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация