Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туфан белән Нәҗибә күкләрдә кавышачак

Нәҗибә апа ире пьеса язганда ук аның эш өстәленә килеп: “Миңа роль бармы?” – дияргә ярата торган булган.

Бу көннәрдә татар милләте, театр сәнгате зур югалту кичерә. 13 мартта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә вафат булды.  Күзләрдә – яшь, җанда – сагыш... Легендалар белән бергә дәвер китә. ... Азнакай районының 20 йортлык Буралы авылының яланаяк Казанга барып, аннары  Мәскәүдә укыган татар кызы, республикабызның данлыклы театрында уйнап,  зур дәрәҗәләргә иреште. Ул - төр­ле пландагы күпкырлы төп роль­ләр­дә уй­нау­чы көч­ле тем­пе­ра­мент­ка ия бул­ган та­ныл­ган ар­тист­ка. Об­раз­ның эч­ке дөнь­я­сын бар­лык ки­че­реш­лә­рен ти­рән итеп ача бе­лә һәм шу­ңа тәң­гәл ки­лер­лек тыш­кы төс­мер­ләр, тө­гәл су­рәт­ләү ча­ра­ла­ры та­ба. Ул 60 яшендә “Йөрәк маем” спектаклендә  шпагатка утырып та, без тамашачыларны сокландырды.

Нәҗибә Ихсанова Мәскәүдә укып кайткач, Аяз Гый­ләҗев әсәре буенча куелган “Көзге ачы җилләрдә” спек­таклендәге төп героиня  Ган­дәлиф роле белән зур сәхнәгә аяк баса. “Режиссер Габдулла Йосыпов куйган спектакль бик тә уңыш­лы булды. Халык мине нәкъ шушы спектакль аша таный башлады. Ә Туфан бу вакытта яза башламаган иде әле”, - дигән иде ул бер әңгәмәдә.

Аннан соң “Чаткылар”да, “Кыю кызлар”, “Әни килде”, “Наз­лы кияү”, “Амери­кан”, “Зәң­гәр шәл”, “Ай тотылган төндә”, “Йөрәк маем”, “Гөргөри кияүләре”...  Данлыклы Г.Камал театрында 106 роль... Аларның һәрберсен тамашачы яратты.  Артистлар арасында Нәҗибә ире Туфан Миңнуллин аркасында дәрәҗәләргә иреште диючеләр булды. Әмма бу бик үк дөреслеккә туры килми. Артисканың бер юбилеенда танылган артист Ринат Таҗет­динов: “Нә­җибәне Туфан аркасында танылды дип әйтүчеләр бик нык ялгыша. Ул – үзе бөек шәхес, драматург ире язганчы ук инде танылган иде”, – дип чыгыш ясаган иде.  

Дөрес ул ире-Туфаны әсәрлә­рен­дәге төрле пландагы геройларны уйнап, тагын да югарырак күтәрелде. Нәҗибә апа моны яшермәде дә. “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җир­дә”, “Хушыгыз” спектакль­лә­ре Туфан белән минем гомер һәм иҗат җырыбыз булды. Икебез өчен язылган кебек,” - дия иде ул чыгышларында.

Нәҗибә апа ире пьеса язганда ук аның эш өстәленә килеп: “Миңа роль бармы?” – дияргә ярата торган булган. Артистканың әйтүенчә, спектакльләрендә уйнаса да, бер генә роленә дә хилафлык китерми. Шулай булмаса, Туфан ага иҗат иткән, ә Нәҗибә апа уйнаган рольләр озын гомерле булмас та иде. “Әниләр һәм бәбиләр”дәге - Гөлфинәсе, ә мәңге үлмәс “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Өммия?! Нәҗибә апаның хә­рәкәтчәнлеген, “үләм” дип әйтү­ен башка берәү дә кабатлый алмаячак. Ә Камал сәх­нәсендә 452 тапкыр куелган “Гөргөри кияүләре”?! Нәҗибә апа 80 яшендә дә үлемсез “Зәңгәр шәл”дә массада уйнады әле...  Ул шул рольләре белән халкыбыз күңелендә яшәячәк, ә исеме татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылды инде.

Нәҗибә апа – ире Туфан Миңнуллин ышыгында кадерле хатын, кызы Әлфиянең газиз әнисе, оныклары Диләрә белән Даниярнең яраткан әбисе дә булды.

... Дүшәмбе көнне татар җәмәгатьчелеге Нәҗибә Гыймай кызын соңгы юлга озатты. Ул Туфаны янына иске татар бистәсе зиратына җирләнде. Үзе китте, ләкин ул кабатланмас рольләре белән татар халкы йөрәгендә мәңге сакланачак. Нәҗибә Ихсанова шәһәрдәшләр күңеленә ничек кереп калачак?

Гөлүсә Җамалиева, Татарстанның халык артисты:

  • Нәҗибә апаны кеше һәм артистка буларак бик ярата идем. Ул чыгып басуга сәхнәне үзенең энергитикасы, үз аурасы белән тутыра. Аның һәр роле кабатланмас, һәр роле энҗе бөртеге кебек ялтырый. “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Өммияне генә алыгыз. Һәр хәрәкәте үзенә килешеп тора. Ул эпизодик рольләрне дә бик оста уйнады. “Гөргөри кияүләре”ндә Нә­җи­бә апа төп героиняны уйнамаса да, яучы карчык Әүдәки чыгуга ук зал шартлый, алкышларга күмелә. Аны тамашачы төп герой  итеп кабул итә. Нәҗибә Ихсанова шундый артистка – ул кечкенә эпизодик рольдә уйнаса да, аның ташып торган энергиясе, хис тирәнлеге, яшь-җилкенчәк кызларга хас хә­рәкәтчәнлеге сәхнәне бизи.  Аның белән бергә сәхнәдә башка геройлар да җанлана, актриссаның вулкан кебек холык-фигыле ак­терларны үз янына туплый кебек.  Нәҗибә Ихсанова Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрдә эш аты кебек уйнап, театр репертуарын сөйрәп барган гениаль артист.   

Ул бөек артист булса да, гади булып калды. Янына керсәң, исем белән эндәшеп, елмаеп кабул итә иде. Аның белән сөйләшергә рәхәт иде. Хәтере яхшы булды. Көчле иде. Тик авыруны җиңә алмады. Кызы Әлфия сабый баланы карагандай, тәрбияләде. Аллаһы Тәгалә үзенә әҗер-савабын бирсен.

Гөлзада Рзаева, “Энергетик” мәдәният сарае директоры:

  • Нәҗибә Ихсанова – бөек, сөйкемле артистыбыз. Мин аны үзем театр училищесында укыган вакыттан ук беләм. Ул бик кызыксынучан, бар нәрсәне дикъкать белән карый, тормышны, кешеләрне ярата. Нәҗибә Ихсанова - ясалма түгел, ул чын артист, чөнки ул туганда ук артист булып туган. Аның исеме татар театры, татар халык тарихында мәңгегә калырга тиеш.

Факил Сафин, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе:

  • Нәҗибә Ихсанова – 20нче гасырның 60 елларынннан башлап бүгенгә кадәр татар театрының иң күренекле артистларының берсе. Ул барлык рольләрен югары дәрәҗәдә башкарып, Г.Камал театрын биеклеккә күтәрде. Аның һәр ролендә тирән мәгънә салынган иде. Ул үзенең рольләре белән татар халкын тәрбияләде, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, әдәп-әхлагын үстерүгә зур өлеш кертте.

Ләйсән Ханова, “Татэнерго” АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч:

  • Нәҗибә апа горур һәм матур булып истә калачак.  Без -Нәҗибә апа Ихсанова, Равил абый Шәрәфиев, Фирдәвес Әхтәмова, Шәүкәт Биктимиров,  Туфан Миңнуллин кебек талантлар иҗаты аша Камал театрына гашыйк булган, зур сәхнәне студент вакытка кадәр күрмәгән, тик Казанга килеп укый башлауга, барлы-юклы акчаны ашарга тотмый, спектакльләргә билет алырга тоткан, театрга бары тик туфли белән генә килергә тиешлеген аңлаган бәхетле буын. Зур талантлы шәхесләр киткәндә бик моңсу.

Нәҗибә апа тудырган бер генә рольне дә башкалар уены белән бутап була торган түгел. Аның үз уены, үз сөйләме... Чаллыда яши башлагач, Камал театры гастрольләрен түземсезлек белән көтеп ала торганга әйләндек. Нәҗибә апа һәм аның чордашлары – олпат артистларыбыз үзләре данында гына коенуны алга куймады, алар талантлы яшьләрне дә артист буларак үстерде. Менә шул тандем яшьләр һәм өлкәннәр бергәлеге Камал театрын югарлыкта тота да инде, минемчә.  Мин Туфан һәм Нәҗибә мәхәббәте, алар гаиләсе турында еш уйлый идем. Гадәттә, ике зур талант бер өйгә сыя алмый. Алар - искәрмә. Алар бер-берсен тулыландырып яшәде һәм хәзер инде күкләрдә янә кавышачак кешеләр. Урының оҗмахта булсын, хөрмәтле һәм затлы, шул ук вакытта Туфан ага Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”ендәге кебек гади  һәм кешеләрне ихлас яратучы артистыбыз.

Илшат Солтанов, журналист:

  • Кызганычка каршы, мин Нәҗибә Ихсанова уйнаган спектакльләрне карый алмадым. Бу минем кимчелегем. Бу коннэрдэ анын ничек талантлы актер булуы турында куп кешелэрдэн ишеттем. Шундый затлы, мәшһүр артистлар уйнаган спектакльләргә билет алып барырга кирәк. Башкаларга да  теләгем шул: легендаларны үзләре исән вакытта  карарга кирәк.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация